Муниципальное бюджетное дошкольное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №8 «Ручеек» г. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кукмара шәһәре сигезенче номерлы «Гөрләвек» һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, г. Кукмор, ул. Ворошилова, дом 19 |
Телефон: | 8(84364)-261-50 |
E-Mail: | Ruchejok.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №8 «Ручеек» г. Кукмор» |
Руководитель: | Гайнетдинова Зульфия Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 137 ребенка |
У нас учат: | 14 педагогов |
ВСЕ новости детского сада №8 "Ручеек"
Балалар бакчасында Габдулла Тукай көннәре
Опубликовано: 26.04.2016Балалар бакчасында Габдулла Тукай көннәре
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Г.Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 130 еллыгы уңаеннан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырылды. Безнең “Гөрләвек” балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә “Тукай геройлары ” дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, “Шигырь бәйгесе”ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак “Тукай - безнең күңелләрдә” дигән әдәби- музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә” әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. “Өзек кайсы шигырьдән?”, “Рәсемне таны”, “Капчыкта нәрсә бар?” уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең- күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
“Гөрләвек” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе
Елена Степанова
К списку новостей