Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №4 "Ляйсан" г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, город Кукмор, ул. Планетарная д.2 |
| Телефон: | +7(843)-642-61-43 |
| E-Mail: | Lyaisan.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 "Ляйсан" пгт Кукмор" |
| Руководитель: | Мухамадиева Эндже Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 147 |
| У нас учат: | 16 |
Новости ДОУ №4 Ляйсан
“Белем дөньясында” тапшыруы журналистлары бездә кунакта
Опубликовано: 29.01.20142014 елның 29 январендә балалар бакчасында “Белем дөньясында” тапшыруы журналистлары кунакта булып киттеләр. Алар икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Гыйләҗева Нәзирә Салих кызы үткәргән “Әминә Бикчәнтәеваның “Бәтиләр” шигырен уку” сөйләм үстерү эшчәнлеген , мәктәпкә әзерлек төркемендә Габделхаева Гөлнара Илфән кызы үткәргән “Икмәк-тормыш нигезе” грамотага өйрәтү эшчәнлеген, өлкән тәрбияче Нигмәтуллина Зөлфия Мәгсүм кызы үткәргән “Дикие животные” рус теленә өйрәтү эшчәнлеген, физик культура инструкторы Әшрапова Гөлнар Рашид кызы үткәргән “Олимпия утын эзләгәндә” күңел ачу кичәсен төшерделәр, балалар белән әңгәмә оештырдылар, балаларның шигырь укуларын тыңладылар. Кукмара муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Мансуров Р.М., балалар бакчасы мөдире Шаһабиева М.Р., “Яшел ут-2013” республика бәйгесендә 3 урын яулаган Билалова Г.Ш., тәрбиячеләрдән, балалардан интервью алдылар. Балалар бакчасы турында тапшыру алдагы көннәрдә планлаштырыла.
К списку новостей









