• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида № 4 "Ляйсан" г. Кукмор" Кукморского муниципального района/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кукмара шәһәре дүртенче номерлы «Ләйсән» гомумүсеш төрендәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №4 "Ляйсан" г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, город Кукмор, ул. Планетарная д.2
Телефон: +7(843)-642-61-43
E-Mail: Lyaisan.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №4 "Ляйсан" пгт Кукмор"
Руководитель: Мухамадиева Эндже Масгутовна
Год основания учреждения: 1961
У нас учатся: 147
У нас учат: 16

Новости ДОУ №4 Ляйсан

Опубликовано: 25.12.2017

Театрның балалар тәрбияләүдә роле

2017 елның 15 декабрендә Казан шәһәренең Әкият  балалар театр залында  Республикада икенчее тапкыр ТР Мәгариф һәм фән министырлыгы, “Татмедиа” АҖ “Салават күпере редакциясе” филиалы, “Сәхнә” сәнгать журналы оештырган “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең    йомгаклау өлеше узды. Әлеге бәйгедә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән 520 дән артык театр коллективы катнашты, шул исәптән Кукмара муниципаль районыннан     Кукмара бистәсенең дүртенче номерлы  “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеме балаларыннан торган “Сәйлән” театр  коллективы  “Нурлы сәхнә” номинациясендә җиңүче булды. Фестиваль- бәйгегә  “Башак” украин халык әкияте буенча эшләнелгән спектакль  тәкъдим ителде.

Фестиваль-бәйгенең төп максаты балаларга  театр ярдәмендә татар телен өйрәнергә ярдәм итү, гомумән, балаларның мәдәни белемен күтәрү, аларны театр сәнгатенә җәлеп итү һәм зәвыкларын тәрбияләү. Чыннан да, телне өйрәнүдә театрның роле бик зур. Безнең балалар бакчасында театр түгәрәге күптәннән эшләп килә. Аның алыштыргысыз җитәкчесе Габдулхаева Гөльнара Габдулхай кызы балалар белән бик күп театральләштерелгән тамашалар, театрдан өзекләр сәхнәләштереп бакча балаларына, ата-аналарга күрсәтә.

Балаларга сәхнә әсәрен өйрәтү уеннан башлана. Ә уен-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эше, уен ул-кызыксыну. Бала җитди әйбергә һәрвакыт уен аркылы кереп китә. Балалар төрле уен-ситуацияләр уйнап карыйлар, әкиятләрдән, шигырьләрдән өзекләр уйныйлар. Уен-драматизация вакытында балалар кием, декорация, атрибутлар турында уйный башлыйлар. Аларны балалар үз куллары белән ясасалар бигрәк тә әйбәт, шулай алар театр сәхнәсенә тартылалар. Бүгенге виртуаль  дөньяда балаларның уйлап чыгару сәләте, кул эшләре белән кызыксынуы юкка чыкты.  Ә театр сәнгате боларның барысын да үз эченә алган. Театр уен булсын өчен, танылган драматургия, классик әсәрләр түгел, ә ниндидер бик таныш ситуацияне алырга кирәк, яки балалар  үзләре берәр вакыйга тәкъдим итәргә мөммкин. Алга таба бу вакыйганың конфликтын ачыклыйлар һәм аннан чыгу юлларын эзлиләр. Белгәнебезчә, конфликттан уңай һәм тискәре чыгу  юллары бар. Әгәр дә балалар  сәхнәдә бер-берсе белән аңлашып, әйбәт кенә уйнап чыкса, үсә төшкәч, төрле конфликтларны сәхнәдәге алымнар  ярдәмендә чишә алачак. Театр аларны мөстәкыйль тормышка әзерли. Димәк, театр - балаларның үсешен, аларның тирә-юньгә карашын формалаштыручы бер чара, без балалар бакчалары тәрбиячеләре бу чараны һәрвакыт балалар тәрбияләүдә кулланырга тиешбез.

 

Зөлфия Нигъмәтуллина, Кукмара шәһәренең дүртенче номерлы “Ләйсән” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.



К списку новостей