Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
Год основания учреждения: | 1916 |
У нас учатся: | 59 обучающихся 25 воспитанников |
У нас учат: | 15 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
15.02.2022
Профориентация атналыгы кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары ИП Рәдиф Сәгыйдулла улының пешерү цехларына бардылар. Укучылар бик җентекләп эш барышын күзәттеләр. Анда эшләүче апалар эш тәртибен яхшылап аңлаттылар.
В рамках Недели профориентации учащиеся 9-х классов посетили пекарский цех ИП Радифа Сагидулловича. Ученики внимательно следили за ходом работ.
-
Бүген Әфган сугышы беткәнгә 33 ел/Сегодня 33 годовщина со дня вывода Советских войск из Афганистана 15.02.2022
Сагынам, дуслар туган илнең
Кичләрен, иртәләрен.
Кайтсам-каенын, талларын
Кочармын, иркәләрмен...
Әфган... Илебез тарихының әрнүле, кайгы-хәсрәтле бер бите. Улем белән күзгә-күз очрашкан күпме язмышлар?!. Меңләгән алданган, җимерелгән хыяллар иле. Күпме күз яше, өзелгән, имгәнгән гомерләр... Кайгыдан тетрәнгән әтиләр-әниләр,абыйлар-апалар, балалар... Бу авыр кичерешләрне әйтеп, сөйләп кенә бетереп буламы соң?! Авыр булсада, тарих битенең хәтер сандыгын ел да ачабыз.Чөнки аны оныту мөмкин түгел һәм онытырга һич тә ярамый! Мәктәбебездә Афганчы геройларыбызга багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
-
"Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма" 15.02.2022
Татар теле атналыгы кысаларында, халкыбызның герой шагыйре - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Муса Җәлилне беләсеңме" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Легендар җырчыбыз - Илһам Шакировның да туган көне иде. Шул уңайдан, көн дәвамында мәктәбебездә укучылар Илһам Шакировның җырларын, Муса Җәлилнең шигырьләрен тыңладылар.
-
15 февраля - День Позитивного настроения 15.02.2022
Бүген мәктәптә «Кәеф - салават күпере кебек» дигән акция узды. Акциянең максаты: күтәренке кәеф һәм үзендә булган яхшы кәефнең бүтәннәргә дә ничек тәэсир итүен күреп аңлау. Акциядә 60 укучы һәм 15 укытучы катнашты.
В рамках недели психологии в школе прошла психологическая акция «Радуга настроения». Цель акции: вызвать интерес к себе, к осознанию собственного настроения и его влияния на окружающих; диагностика эмоционального состояния учащихся и педагогов. В акции приняли участие 60 учащихся и 15 учителей.
-
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде" 15.02.2022
Бүген милләтебезнең горур, батыр йөрәкле, курку белмәс улы - Муса Җәлилнең туган көне. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды. Күпме еллар үтсә дә, Муса Җәлилгә карата күңелләр дә туган соклану хисләре, буыннан-буынга тапшырылып дәвам итәр. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, 1 һәм 3 нче сыйныфларда "Муса Җәлил - герой шагыйрь, патриот" дип исемләнгән тәрбия сәгате узды.
Сегодня день рождения великого татарского поэта - Мусы Джалиля. Сколько бы лет ни прошло, восхищение, которое мы испытываем к Мусе Джалилю, будет передаваться из поколения в поколение. В честь этого знаменательного дня в 1 и 3 классах прошел воспитательный час "Муса Джалиль - поэт-герой, патриот".
-
Герой - шагыйрьне искә алу 14.02.2022
Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Шулар арасында үзенчәлекле шәхес - Муса Җәлил. Мәктәп китапханәсендә 2 нче сыйныф укучылары белән Герой - шагырьне искә алуга багышланган әдәби кичә үткәрелде.
В истории мировой литературы есть поэты, чье творчество принесло им вечную славу. Среди них своеобразная личность - Муса Джалиль. В школьной библиотеке с учащимися 2 - х классов состоялся литературный вечер, посвященный памяти поэта-Героя.
-
14.02.2022
Татар халкының бөек улы, патриот - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан 5 сыйныфта “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгә сыйныф сәгате узды (җитәкчесе Гарифуллина Ф.Ш.). Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның үлмәс иҗатын искә алдылар, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
В связи со 116-летием со дня рождения великого сына татарского народа, поэта-героя Мусы Джалиля в 5 классе прошел классный час на тему “Жизнь моя одной песней звучала в народе” (классный руководитель Гарифуллина Ф.Ш.). Учащиеся вспоминали жизненный и творческий путь Мусы Джалиля, читали стихи поэта.
-
Республиканская неделя психологии "Шаги к психологическому благополучию" 14.02.2022
Психология атналыгының максаты-мәктәптә гармония һәм уңай атмосфера тудыру, мәктәп укучылары һәм укытучылары арасында үзара хезмәттәшлекне активлаштыру. Мәктәптә «Елмаюның һәм комплиментларның файдасы турында» дигән презентация рәвешендә «Барыбыз өчен дә кызыклы» дигән чара узды.
В школе проходит неделя психологии, целью которой является создание гармоничной и позитивной атмосферы в школе, активизация межличностного взаимодействия между учащимися и педагогами школы. В рамках недели психологии в школе прошло просветительское мероприятие «Интересно для всех» в виде презентации «О пользе улыбки и комплиментов».
-
Лыжня -2022 12.02.2022
-
12.02.2022
Кошларга ярдәм итү акциясе кысаларында, 5 нче сыйныф укучылары кошчыкларны сыйлый. Сыйныф җитәкчесе Гарифуллина Ф.Ш.
В рамках акции по поддержке птиц зимной учащиеся 5 класса кормят птенцов. Классный руководитель Гарифуллина Ф. Ш.