Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся 28 воспитанников |
| У нас учат: | 15 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 )
-
Хөрмәтле укытучылар! Сезне олы бәйрәмегез-Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрчак нурлы, күк йөзегез гел аяз торсын. Һәрвакыт шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез. 05.10.2010

-
Котлыйбыз! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вакказова Бәрия Зиявна укытуда һәм балалар тәрбияләүдә зур уңышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. 01.10.2010

- Яруллин Илшат-3 место в районном соревновании среди мальчиков 1999года и младше «Кросс Татарстан-2010», награжден Грамотой руководителя Исполкома Кукморского муниципального района РТ 23.09.2010
-
Өлкәннәр көнен билгеләп үтү мәктәбебездә күркәм традициягә әйләнеп бара. 2010-2011 уку елының 5 октябрендә без ветеран укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез белән күңелле очрашу үткәрдек. Алар- мактауга, хөрмәткә, ихтирамга лаек кешеләр. Аларның якты, көләч йөзләренә еллар тирән эзләрен салган, мөлаем карашына моңсулык иңдергән. Гомернең сикәлтәле юллары инде артта калган. Маңгайларына сырлар төшкән, чәчләренә ак кырау кунган. Кадерле ветераннарыбызның йөрәгенә тормышның барлык хатирәләре сыйган, ә киләчәккә ышаныч барыбер сүрелмәгән. Тормыш авырлыклары бу ышанычны сүрелдермәгән. 18.09.2010

-
Танылган язучы, юстиция өлкән киңәшчесе, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгъсүм Нәҗип улы Насибуллинның тууына 85 ел. 18.09.2010

-
11 сентября 2010 года наша школа участвовала на традиционной районной школьной выставке-ярмарке, посвященной Году Учителя, Дню пожилых людей и 80 летию Кукморского муниципального района Республики Татарстан, где демонстрировался ученический производственный труд на базе школьной мастерской и пришкольном участке. В целом ярмарка проводилась в целях стимулирования роста ученического производственного труда в рыночных условиях и улучшения материально-финансового положения школ района. 18.09.2010

-
Мәктәбебездә үткәрелгән парламент дәресендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе урынбасары И. Гыйльметдинов катнашты. 18.09.2010

-
Гөрләп үтте ярминкә! 19.12.1999

19 сентябрьдә Җиңү паркы каршындагы мәйданда район мәгариф учреждениеләренең традицион күргәзмә-ярминкәсе үткәрелде. Бу чарада безнең мәктәбебез дә бик теләп катнашты.
-
"Кул эшлэрендэ-кунел жылысы..." 18.12.1999

Балаларның ихтияр көчен, күзәтүчәнлеген, интеллектуаль һәм иҗади сәләтен үстерү- тәрбиячеләр һәм әти-әниләр алдында торган мөһим бурычларнын берсе. Балалар бакчасында милли бизэну эйберлэреннэн һэм кул эшлэреннэн торган кургэзмэ ачылды.
-
29 октября 2010 года на базе МОУ СОШ с. Байлянгар под руководством главного спциалиста ИМЦ Галиахметовой Г.Н. прошел районный семинар учителей начальных классов по теме: «Формирование основ знаний у младших школьников по требованиям нового стандарта». 01.01.1970
















