Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся 28 воспитанников |
| У нас учат: | 15 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
"Туган телем -иркә гөлем" 22.02.2017

Мәктәптә халыкара Туган тел көненә багышланган чаралар үтә. Барлык сыйныфларда да сыйныф сәгатьләре уздырыла. 2,4,5 нче сыйныфлар өчен "Туган телем-иркә гөлем" темасына үткән кичәдә укучылар туган телебезгә багышланган бик матур hәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, тапкырлыкта - зирәклектә үзара көч сынаштылар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!!! 22.02.2017

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез булганга имин булып ата таңнар.Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр.Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
"Стройда җырлап атлыйбыз" бәйгесе 21.02.2017

Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Стройда җырлап атлыйбыз" бәйгесе узды. Бәйрәмгә әзерлекне укучылар ай башыннан ук башладылар, хәрби командаларны үтәделәр, җырлар өйрәнделәр.Бәйрәм бик матур килеп чыкты. Конкурсның төп призы- авылыбыздан Әфган сугышында катнашкан батырлар тарафыннан бүләк ителгән күчмә кубок. Бу кубокка мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары лаек булды.
-
Безнең кызлар- молодцы!!! 21.02.2017

Мәктәбебез укучылары Абдуллина Динә һәм Аминова Дилә Республика күләмендә зур җиңүгә ирештеләр. Динә- экология фәненнән, Дилә- рус теле фәненнән предмет олимпиадаларының региональ этабында призер булдылар. Алар районыбыз, мәктәбебез рейтингын күтәрүгә үзләренең лаеклы өлешен керттеләр. Динә белән Диләне, олимпиадага әзерләгән укытучылар Гарифуллина Ф.Ш., Хисамиева Г.Т., әти-әниләрен бу зур җиңү белән котлыйбыз. Алга таба да укуларында,тормышларында зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
-
Якташларыбыз - горурлыгыбыз. 18.02.2017

Кичә район Мәдәният йортында “Салават күпере” иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан зур чара узды. Шулай ук рәссамнарның республика конкурслары лауреаты Нурислам Галиевның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмә дә ачылды. Иҗат бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, “Салават күпере” берләшмәсенең җитәкчесе, ветеран журналист, авылдашыбыз Рәшит Минлегалиевка “Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды.
Юбилейга язучылар, якташлар бик күп кайткан иде. Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Таһир Исмәгыйлев, Расих Сабирҗанов, Рифә Рахман, Шәмсия Җиһангирова, Ләбиб Лерон, Рүзәл Мөхәммәтшин, Марзыя Мухина, Шәмсия Хәлимова, Нәҗип Әминовлар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, тамашачыларга иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.
Бәйрәм якташларыбыз башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашкан һәркем күңеленә рухи азык туплап, рәхәтләнеп ял итеп таралышты.
-
"Батырлык дәресләре" циклыннан 17.02.2017

Бүген 2,4 сыйныф укучылары белән Муса Җәлил батырлыгына багышланган кичә үтте. Интеллектуаль-танып белү чарасы Муса Җәлилнең героик тормышына һәм иҗатына багышланган презентация белән үрелеп барды.
-
Батырлык дәресе 17.02.2017

Бүген 8 класста "Батырлык эшләү җиңелме?" темасына сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучылар тыныч тормышта батырлык күрсәтүчеләр-суга батучыларны,янгын эчендә калучыларны коткаручылар,мохтаҗларга ярдәм итүчеләр,сугыш кырларында батырлыклар күрсәтүчеләр һ.б. батырлар турында бай эчтәлекле видеоматериал карадылар, әңгәмә оештырдылар. Әлеге чара укучыларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүдә уңышлы булды.
-
"Җимлек" акциясе 16.02.2017

Кышын, салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шуңа күрә кышын кошлар кешеләр янына елыша, ярдәм өмет итә. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.
Төрле кошка төрле җим кирәк, мәсәлән, чукырлар нарат һәм чыршы орлыклары белән туклана. Тукран күркә орлыклары, агач кайрысы астындагы үле бөҗәкләр, кортлар белән сыйланырга ярата. Көнбагышны барлык кошлар да ярата, беренче чиратта песнәкләр. Тары ярмасы – чыпчыкларның, миләш һәм балан җимешләре – карабүрекләрнең яраткан җиме. Ипи валчыклары, башка төрле калдыклар, терлек мае, калган ит кисәкләре – салкыннарда кошларның иң яраткан ризыклары. Әлеге кошлар берсе дә җылы якларга очмый, бер өем булып җыелышып бер җирдән икенче җиргә күчеп, шул рәвешчә кышны исән-имин үткәреп җибәрергә тырышалар.Ярый әле, тирәбездә кошларга битараф булмаган кешеләр бар. Менә безнең башлангыч сыйныф укучылары да кошлар турында кайгыртып, аларга җимлекләр ясап элделәр. -
Муса Җәлил - герой шагыйрь. 15.02.2017

Мәктәп китапханәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган китап күргәзмәсе
-
Кошлар- безнең дусларыбыз. 14.02.2017

Кыш җиттеме-кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Җимлекләр ясап эләбез,
Кошларны ашатабыз.
Килегез,кил,кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар!
Җимлеккә сез куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз!
Рәсемдә: мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары кошлар өчен җимлек куя.















