• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ «Детский сад №147 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Кировского района г.Казани»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420076, г. Казань, ул. Осиновская, д. 35 (здание № 1); 420076, г. Казань, ул. Аксакова д. 25а (здание № 2)
Телефон: 555-90-94, 240-09-54
E-Mail: Ds147.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ «Детский сад №147"
Руководитель: Хайдарова Гульчачак Сагитовна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 295 воспитанника
У нас учат: 23 педагога

Новости детского сада №147

Туган йортым, туган җирем – Татарстаным

Опубликовано: 10.04.2015

10 апрельдә балалар бакчасында “Туган йортым, туган җирем – Татарстаным” дигән патриотик-әхлак тематик  кичә  булып үтте. Кичәне мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән берлектә Абдрахманова С.И.,-телләр тәрбиячесе, Галиева Г.К., Мухаметшина Г.М.-тәрбиячеләр әзерләделәр.

Кичәнең максаты: Балаларның  туган ил, туган як турында күзаллауларын арттыру, аңа карата мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү, сөйләм культурасын, иҗади сәләтләрен үстерү иде.

Кичәгә бакчага йөрүче балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары килгән иделәр. Шулай ук чакырылган кунаклар:  Киров һәм Мәскәү районнарының администрация урынбасары Петров Алексей Владимирович,  Киров һәм Мәскәү районнарының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гараева Лилия Ильдусовна, Татарстанның атказанган һәм халык артисты  Галиев Мингол Вагизович  үзенең шәкерте Илдар, профессор Галимуллин Фоат Галимуллович  һәм  җырчы Лилия Муллагалиева.

Балалар иртәсен бакча мөдире Юсипова Асия Шамилевна ачып җибәрде. Ул балалар бакчасының төп юнәлешләрнең берсе патриотк тәрбиянең балаларга ничек җиткерү турында сөйләде.

Киров һәм Мәскәү районнарының администрация урынбасары Петров Алексей Владимирович кунакларны һәм балаларны якынлашып килүче Бөек җиңүнең 70 еллыгы белән котлады.

Килгән кунаклар өчен балалар туган җир турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шулай ук “Без бит авыл кызлары” дигән җырны Лилия Муллагалиева җырлады, ә бакча балалары биеделәр.

 Фоат Галимуллович үзенең сүзен туганда ук әтисез калган булуы турында башлады. Ул 1941 елның 21 мартында Татарстанның Кукмара районы Арпаяз авылында туган. Әтисе Галимулла 1941 елның декабрендә, нәкъ утыз яшендә, Мәскәү янындагы сугышларның берсендә һәлак була. Балалар Фоат абыйның яшьлек елында нинди авырлыклар күреп үскәнен игътибар белән тыңладылар.

Миңгол Галиевның төрле елларда исеме алыштырылган Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында күп еллар педагогик, фәнни хезмәтләр (алар 50дән артык) белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлеге алып баруы, музыкаль конкурсларда жюрида эшләве мәгълүм. Аның шәкертләренең күпчелеге республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар булганнар, мактаулы исемнәр алганнар. Балалар иртәсенә дә Моңгол абый үзенең шәкерте Илдар белән килгән иде..

Милли музыкаль сәнгатьтә якты эз калдырган Сара СадыйковаБату МулюковСалих СәйдәшевГабдулла РәхимкуловТаһир ЯкуповРахилә Мифтахова кебек фидакарь затларыбызга багышланган фәнни мәкаләләре Миңгол Галиев авторлыгында басылып чыгуын да әйтеп үтү урынлы. Татарстан республикасының музыка фондларда исә аның башкаруында йөздән артык татар җыры, мөнәҗәтләр саклана.

Балалар иртәсенең чакырылган кунагы Лилия Муллагалиева үзенең яраткан  җырларын җырлап, килгән кунакларның күңелләренә үтеп керде.

 

Бәйрәм күренешенең фоторепортажын фотогалереядан карарга була.



К списку новостей