МАДОУ «Детский сад №147 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Кировского района г.Казани»
Визитная карточка
Адрес: | 420076, г. Казань, ул. Осиновская, д. 35 (здание № 1); 420076, г. Казань, ул. Аксакова д. 25а (здание № 2) |
Телефон: | 555-90-94, 240-09-54 |
E-Mail: | Ds147.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ «Детский сад №147" |
Руководитель: | Хайдарова Гульчачак Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 295 воспитанника |
У нас учат: | 23 педагога |
Новости детского сада №147
Кышкы спартакиада
Опубликовано: 10.12.2013Спорт бәйрәмнәре һәм күңел ачулар – күмәк ял итүнең киң кулланыла торган формасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйрәмнәрдә теләп катнашуына, соңыннан физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп китүләренә зур этәргеч булып тора. Бу бәйрәмнәр балада шәхес формалашуга да билгеле бер юнәлеш бирә.
Бәйрәм программасына төрле физик күнегүләр, спорт элементлары катнаш уеннар, уен-эстафеталар кертелгән иде. Ярышларда балалар бик теләп катнаштылар, югалып калмаска, көчле булырга тырыштылар. Барысының да кәефләре яхшы, күңелләре күтәренке иде. Хәрәкәтчәнлек ягыннан төрле дәрәҗәдәге балалар берләшкәндә, аларның бер-берсенә йогынтысы арта, артта калучылар көчлерәк иптәшләре дәрәҗәсенә җитәргә тырыша. Балалар ничек отышлы эш итәргә икәнен күрәләр, иң яхшылардан үрнәк алалар, үз иптәшләренең уңышларына шатланалар. Бер максат өчен көрәшү, яхшы нәтиҗәләргә ирешү, кыенлыкларны җиңеп чыгу коллективны тагын да берләштерә.
Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру балаларыбызның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Без, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр, шушы юнәлештә эш алып барырга тиеш. Сәламәт һәм бар яктан да үрнәк булырдай шәхес тәрбияләү – барыбызның да мөһим бурычы.
К списку новостей