МАДОУ «Детский сад №147 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Кировского района г.Казани»
Визитная карточка
Адрес: | 420076, г. Казань, ул. Осиновская, д. 35 (здание № 1); 420076, г. Казань, ул. Аксакова д. 25а (здание № 2) |
Телефон: | 555-90-94, 240-09-54 |
E-Mail: | Ds147.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ «Детский сад №147" |
Руководитель: | Хайдарова Гульчачак Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 295 воспитанника |
У нас учат: | 23 педагога |
МАДОУ «Детский сад №147 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Кировского района г.Казани» - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Осень, осень...
10.10.2019
Каждый листик золотой
Маленькое солнышко
Соберу в корзинку я
Положу на донышко! -
Светофор собирает друзей
07.10.2019
Сегодня в ДОУ прошло мероприятие «Светофор собирает друзей», которое было организовано с целью предупреждения случаев дорожно-транспортного травматизма среди воспитанников, активизации работы по предупреждению несчастных случаев с детьми на улицах и дорогах, а также с целью обеспечения безопасности и предупреждения травматизма среди воспитанников и сотрудников ДОУ. Провела ведущий специалист отдела профилактики ТУ в городе Казани ГБУ "БДД" Шлакова Галина Аркадьевна. Данное мероприятие было проведено в форме профилактической беседы, были загадки, вместе с детьми поиграли в игру "Красный, желтый, зеленый". Дети смотрели обучающий мультфильм "Дозорные дорог"
-
Бәйрәм белән!
03.10.2019
Хөрмәтле ветераннар, кадерле тәрбиячеләребез! Бездэ буген бәйрэм – буген Өлкәннәр көне. Барлык балалар, әти-әниләр исеменнэн сезне бәйрәмегез белэн тәбриклибез.
Барыгызны да Халыкара Өлкәннәр көне белән чын кунелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек телибез. Картлык көннәрегезне тән һәм жан тынычлыгы белән, балаларыгызның һэм оныкларыгызның сезнең турында тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтлэрен тоеп уткәрегез.
-
Өлкәннәр көне!
01.10.2019
Картаям, дип, һич тә хафаланма,
Өлкәннәрдә акыл-сабырлык,
Киңәш-ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә син бар үрнәк алырлык.
Безнең кайгы синең кайгы булды,
Безнең уңышларга куан гел.
Үткәннәрең җиңел булмаса да
Киләчәгең булсын матур гөл. -
Бәйрәм белән!
27.09.2019
Хөрмәтле тәрбиячеләр!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
- Осторожно, грипп! 10.09.2019
-
Установочный педагогический совет
29.08.2019
В августе прошел установочный педагогический совет. На повестке дня были итоги летне-оздоровительной работы, основные задачи годового плана, формы их реализации, утверждение годового календарного графика, сетки занятий, базисного плана, перспективных планов, годовых планов узких специалистов, планов по основной программе, дополнительного образования, авторских программ, положений ДОУ.
-
Җәй-сәламәтләндерү чоры
18.06.2019
Һәрбер бала - кечкенә эзләнүче, ул зур кызыксыну белән үзенең әйләнә-тирә дөньясын ача. Баланың шушы кызыксынуын сүндермәү, аның омтылышларын хуплап тору мөһим.
Җәй көне балаларның күп вакыты саф һавада уза. Монда сәламәтлек саклау, танып белү, тәрбия һәм белем бирү бурычлары тормышка ашырыла. Балалар уйный торган мәйданчык никадәр бай җиһазландырылса, баланың үсеше өчен файда шулкадәр күбрәк була. Бу җәйдә безнең балалар бакчасы төркемнәре арасында "Иң яхшы җәйге мәйданчык" бәйгесе игълан ителгән иде. Тәрбиячеләр мәйданчыкларын үз куллары белән балаларга уңайлы, файдалы, кызыклы итеп, күңел җылысын өстәп җиһазладылар. Балаларның мавыгып уйнаулары тәрбиячеләрне генә түгел, әти-әниләрне дә сөендерә.
-
Сабан-туй 2019
14.06.2019
Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Сабантуй - чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала. Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык атмосферасы тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй – татарларның, гәрчә бер татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да,- иң яраткан бәйрәме дә.
Сабантуйда халык яратып оештырыла торган уеннар, тамашалар күп, катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек. Шулар арасында: капчык белән сугыш; чүлмәк вату; аркан, таяк тартыш; сулы чиләкләр белән, авызга йомыркалы кашык кабып, капчык киеп, парлап йөгерү бар.
Балалар бакчасында үткәрелгән Сабантуйда барлык балалар, педагоглар һәм әти-әниләр уеннарда актив катнашып күңелле ял иттеләр.
-
1 июнь – Балаларны яклау көне.
03.06.2019
Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз.
Җәен балаларыбыз яхшылап ял итсеннәр, көч тупласыннар өчен, бу чорда да без, өлкәннәрнең кайгыртуы сорала. Ямьле җәй айлары файдалы үтсен, үсеп килүче буынга төрле кызыклы очрашулар бүләк итсен дигән теләктә каласы килә. Барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт телибез.