• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №4 с татарским языком обучения" Кировского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 8
Телефон: +7(843)-554-40-01;+7(843)-554-40-11
E-Mail: G4.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №4"
Руководитель: Вахитова Илхания Абзалетдиновна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 785 учащихся
У нас учат: 38 педагогов

Новости Гимназии №4

Итоги фестиваля-конкурса им. С. Садыковой "Калфаклы сандугач- 2023"

Опубликовано: 29.10.2023

27 нче октябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач-2023”  татар җыры һәм музыка уен-коралларының  XII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы булып узды.  Бу ачык  фестиваль-конкурсы 2004 нче елдан эшләп килә. Бу елда ул  Россия Федерациясендә “Укытучылар һәм остазлар елы”, Татарстан Республикасында “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы”на багышланып, “Гореф-гадәтләр аша  - киләчәккә” девизы астында үтте.Фестивальнең географиясе  елдан-ел киңәя.Башкалабыздан тыш, Республикабызның төрле районнарыннан, күрше Чувашия Республикасыннан һәм Мәскәү шәһәреннән  катнашучылар  булды. Төркиядә  яшәүче милләттәшләребез видеоязмасы  күпләребезне сокландырды.

Катнашучылар Сара Садыйкова көенә багышланган чыгышларын бик зур осталык белән тамашачыларга күрсәттеләр. Фестивальнеңжюри әгъзалары булып күренекле шәхесләр чакырылды.

Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Фәхим улы Кәлимуллин, халык артисты, профессор - Миңгол Вәгыйз улы Галиев,Әхмәтова Лидия Алексеевна, балет сәхнәсе ветераны Әлфия Газиз кызы  Айдарская һәм башкалар бар иде.

Бәйрәм  фестивальнең гимнына әверелгән С.Садыйкованың “Казан кичләре” җыры белән тәмамланды. Гран-приЧуваш Республикасының “Батырев балалар сәнгать мәктәбенең “Тамчы” уен-кораллары ансамбленә” бирелде.

Милләтебезнең асыл кыйммәтләрен кадерләп саклап, тамашачылар күңеленә җиткерүче фестиваль әгъзаларына тирән хөрмәтебезне белдереп, киләчәктә яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз.



К списку новостей