• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №4 с татарским языком обучения" Кировского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 8
Телефон: +7(843)-554-40-01;+7(843)-554-40-11
E-Mail: G4.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №4"
Руководитель: Вахитова Илхания Абзалетдиновна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 785 учащихся
У нас учат: 38 педагогов

Пороховая слобода

 

ТАРИХ КАНАТЛАРЫНДА

 

«Дары бистәсе» чорлар киселешендә.

Киров районы – Казанның җиде районынын берсе буларак шәһәрнең көнбатыш өлешен били. Идел һәм Казансу елгалары буенча Казанның үзәк өлеше белән чиктәш.

Районның хезмәт тарихы XVII гасырда ук башлана. Петр I боерыгы буенча Адмиралтейство бистәсенә нигез салына. Соңрак, XVIII гасырда, Казанда булган вакытында патшабикә Екатерина II үз указы белән Россиянең иң борынгы дары заводларының берсенә гомер бирә. Әлеге заводның эшчәнлеге «Дары бистәсенең» оешуына һәм төзелүенә башлангыч сала.

«Дары бистәсенең» мөселман халкы яшәгән өлеше татарларда «Барудия мәхәлләсе» дигән исем ала. Бу исем гарәпчә «баруд» (дары) һәм «мәхәллә» (җәмәгать, квартал) сүзләреннән килеп чыга. «Дары бистәсенең» татар мәхәлләсе үзәгендә беренче мәчет «Барудия» мәчете 1805 елда төзелә.

1888 елда «Казан дары заводына» нигез салынуга 100 ел тулуы уңаеннан архитектор И. П. Котелов проекты буенча «Кызыл капка» төзелә. Ул хәзерге вакытта Киров районының символы булып тора.

«Кызыл капка» артында Казанның иң борынгы паркларыннан берсе урнашкан. Парк «Дары заводынын» яшь эшчесе - революционер Роман Петров хөрмәтенә анын исеме белән аталган. Тарихта ул Ак чехларга каршы көрәш көннәрендә Заречье бистәсенең эшчеләрен һәм солдатларын көрәшкә өндәүче һәм оештыручы буларак билгеле. «Заречье бистәсе» дигән атама 1925 елда бирелә.

«Заречье бистәсе» 1935 елдан күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе С.М. Киров (1886-1934) исемен йөртә башлый. Сергей Миронович Киров 1901-1904 елларда Казанда Пушкин урамы, 28 нче йортта яши һәм Казан механика-техник сәнәгать училищесына укырга керә.  Училищены беренче дәрәҗәдәге бүләк белен тәмамлый. С.М. Киров Смольныйда Ленинград шәһәр комитеты һәм өлкә комитеты ВКП(б) җитәкчесе буларак хезмәт итә.

Географик объектларның исемнәрен массакүләм үзгәртү, шулай ук Киров хөрмәтенә һәйкәлләр кую - аның вафатыннан соң берничә атна үткәч башлана.

2025 елда Киров районына 100 ел тула. Бу вакыт эчендә анда тарих, социаль үзгәрешләр, хезмәт белән бергә күп буыннарның хыяллары да кушылды. Киров районы – тарихи мирас кына түгел, чөнки ул тарихи архитектура белен беррәттән заманча элементларны да үзендә берләштерде. «Дары бистәсенең» күп урамнарының элеккеге исемнәре заманчага алышына. Дары бистәсенең үзгәртелгән исемнәре:

Байдуков, соныннан Столбовая – Батыршин;

Банная – Бородин;

Бакалейная – Бакалейная;

Безымянная – Деловая;

Большая – Большая;

Караваевская – Кулахметов;

Кладбищенская – Сабан;

Лазаретная – Борьбы, соңыннан Лукницкий;

Лебяжья – Лебяжья;

Лесная – Лебяжья;

Низовой переулок – Кулахметов;

Ново-Мечетная – Сабан;

Ольгинская – Лазарев;

Офицерская – 25-нче Октябрь;

Первая Пороховая – Окольная;

Полевая – Полевая;

Полевой переулок – Фабричная;

2-й Полевой переулок – Чкалов;

Светлая – Светлая;

Старая Московская дорога – 1-нче Май;

Управленческая – Халтурин;

Фурштатская – Болотников;

Царёвококшайская – Краснококшайская.