Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №4 с татарским языком обучения" Кировского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-554-40-01;+7(843)-554-40-11 |
| E-Mail: | G4.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №4" |
| Руководитель: | Вахитова Илхания Абзалетдиновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 785 учащихся |
| У нас учат: | 38 педагогов |
О Валерие Чкалове
Чкалов — каhарманлык дәверенең данлыклы очучысы.
В.П.Чкалов 1904 елның 2 февралендә Василёво авылында (хәзерге Чкаловск шәһәре) туган. Хәрби очучыларның ике мәктәбен: «югары очыш осталыгы» һәм «һавадан ату һәм бомба ташлау” югары мәктәбен тәмамлаган. Валерий Чкалов Кызыл Армиянең сугышчан һава көчләренең очучы-сугышчысы, югары очыш осталыгы остасы була.
1937нче елны АНТ-25 самолеты экипажы (экипаж командиры — В.П.Чкалов, икенче очучы — Г.Ф.Байдуков, штурман — А.В.Беляков) Мәскәүдән алып Төньяк полюс аша АКШнын Вашингтон штатындагы Ванкувер шәһеренә кадәр беренче «туктаусыз очышны» башкара. Очыш 63 сәгать 16 минут дәвам итә, 8582 км ераклыктагы ара үтелә.
В.П.Чкалов — безнең авиация тарихында тулы бер чор. Ул 800 дән артык сынау очышы башкара, 70 тән артык самолет төрен сынап карый. Бу вакыт эчендә ул 30 төр самолетның очыш техникасын үзләштерә.
Валерий Чкалов 1938 елның 15 декабрендә «И-180» яңа сугыш очкычын сынау вакытында һәлак була. Бөек очучы Кремль дивары янында Кызыл мәйданда җирләнгән.
Валерий Павлович Чкалов истәлегене күпсанлы һәйкәлләр, архитектура объектлары, фильмнар, җырлар багышланган. Аның хөрмәтенә урамнарга, мәктәпләргә, шәһәрләргә Чкалов исеме бирелген. Чкалов исемен Мәскәү өлкәсендәге хәрби аэродром һәм Түбән Новгород шәһәренең халыкара аэропорты йөртә.













