Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №4 с татарским языком обучения" Кировского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-554-40-01;+7(843)-554-40-11 |
| E-Mail: | G4.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №4" |
| Руководитель: | Вахитова Илхания Абзалетдиновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 785 учащихся |
| У нас учат: | 38 педагогов |
История гимназии
Гимназия тарихы
Гимназия бинасы төзелә: 1956 нчы ел
Гимназиягә нигез салу елы: 1991 нче ел
Беренче җитәкче: Хәйруллин Гомәр Лотфулла улы
Гимназия директоры: Вахитова Илхания Абзалетдин кызы (2002 елдан)
Педагоглар саны: 45
Укучылар саны: 815 (2026 ел)
Оешманың адресы: 420102, Казан шәһәре, Чкалов урамы, 8 йорт
Кыскача девиз: “Киләчәккә традицияләр аша”
Гимназия тарихында республикабызның барлык авырлыклары һәм уңышлары чагылыш тапкан.
1956 елда Димитров урамы, 17 нче йорт адресы буенча 113 нче татар мәктәбе ачыла, ул мәктәп 1970 нче елларда ябыла. Әлеге бина 50 нче рус урта мәктәбенә бирелә.
113нче мәктәпнең танылган укучылары: Нурания Җамали – театр һәм кино режиссеры, ТР атказанган артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Талгат Вәлиев – музыкант, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Радиф Сәгъди – драматург, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Илгизәр Хәсәнов – К. Тинчурин театры актеры, ТР халык артисты.
1991нче елда, вакыт рухы белән сугарылган тере организм кебек, әлеге бина Г. Тукай исемендәге 4 нче Татар гимназиясенә әверелеп яңара. Шулай итеп, Казан шәһәре Димитров урамы, 17нче йортта инновацион учреждение татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәтүче 4нче татар гимназиясе, сәнгать мәктәбе, ТР МГУ эксперименталь мәйданчыгы буларак ачыла. Гимназиядә белем эчтәлегенең төп юнәлешләренең берсе булып, төп һәм өстәмә белемне интеграцияләү билгеләнә.
Гимназиянең ачылуына иң күп көч куючылар – татар драматургы Туфан Миңнуллин һәм татар халкының җырчы-сандугачы Вафирә Гыйззәтуллина
1991 елдан 2002 елга кадәр гимназиядә эшләп киткән директорлар: Хайруллин Г.Л. (беренче директор (1991-1994 еллар)), Хөсәенов Д.А., Сафиуллина Р.С., Хайруллин Р.Г. Аларның һәркайсысы гимназия үсешенә үз өлешен кертә.
2005 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Димитров урамы Советлар Союзы Герое Б.В. Шульгин исеме белән атала.
2007 елда гимназия үз үсешендә бик зур үзгәрешләр кичерә: Чкалов урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан реорганизацияләнгән 73 нче урта мәктәп 4 нче гимназиягә кушыла. Укыту процессы ике бинада оештырыла. 2008 елда соң Шульгин урамындагы бина сүтелеп, Чкалов урамы, 8 йортта гимназия тарихының яңа бите башлана.
Педагоглар алдына бик зур бурыч куела – ничек тә һәр коллективның индивидуальлеген һәм үзенчәлеген югалтмыйча, бердәм белем мохите булдырырга, иң кыйммәтле нәрсәне: буыннар дәвамчанлыгын, туган мәктәпләр тарихына, традицияләренә мәхәббәт һәм хөрмәтне югалтмаска, аларның данын арттыру омтылышын саклап калырга!
Бу бурыч педагоглар тарафыннан бик уңышлы тормышка ашырыла.
1971 елдан 2007 елга кадәр 73 нче мәктәп белән җитәкчелек итүчеләр: Кагакова Д.Б. – беренче директор (1971-1986 еллар), Удод Г.М., Дәүләтханов И.А., Гарипов И.Х., Уразова И.М., Галиева Ф.Г.
Нәтиҗәләр.
Бүген гимназиядә профессионаллар коллективы эшли. Моны аларның төрле бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәләре дәлилли. Гимназистлар төрле фән олимпиадалары, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, җиңүче исемнәренә еш лаек булалар.
Гимназия – К. Насыйри исемендәге Республика премиясе лауреаты “ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре арасында Республика конкурсы” җиңүчесе; «Татарстанның иң яхшы мәктәпләре» Республика конкурсы призеры; шәһәр Мэрының «Рубин спорт залы» гранты иясе; «Чәчәк аткан Казан» мәктәп яны территорияләре шәһәр конкурсы җиңүчесе; «Экологик белем һәм тәрбияне гамәлгә ашыручы иң яхшы гомуми белем бирү учреждениесе» шәһәр смотр-конкурсы җиңүчесе; «Сәйяр» мәктәп театр коллективлары шәһәр фестивале призеры; «Большая перемена» шәһәр фестивале җиңүчесе.
Үзенчәлеге.
Һәр мәктәпнең үзенә генә хас үзенчәлеге була. Бу куренеш аерым проектлар һәм программаларда чагыла. Гимназия КФУ, ТР МГУның стажировка мәйданчыгы буларак, түбәндәге проектларны гамәлгә ашыра: Сара Садыйкова исемендәге татар җыры һәм камера-инструменталь музыкасының «Калфаклы сандугач» төбәкара фестиваль-конкурсы, «Музей педагогикасы», «Яңарыш» проекты, «Ватаным» конференциясе, «Зур биюләр», «Ике йолдыз», «Гимназия көне» һәм башкалар...
Сара Садыйкова исемендәге татар җыры һәм камера-инструменталь музыкасының «Калфаклы сандугач» төбәкара фестиваль-конкурсы 2004 елдан башлап инициатив рәвештә үткәрелә. Беренче фестиваль җиңүчесе Ильяс Камалов бүген ТР композиторлар берлеге рәисе.
Гимназиянең иң мөһим традицияләренең берсе – «Яңарыш» проекты кысаларындагы чаралар. Ул элеге бәйрәмнәрне үз эченә ала: «Навруз», «Сабантуй», «Сөмбелә», «Карга боткасы», «Каз өмәсе», «Әбиемнең ак яулыгы», «Балаларга гыйбрәт».
Декабрь аенда, традицион рәвештә, «Гимназия көне» бәйрәме уза: иртән – тантаналы линейка, беренче сыйныф укучыларын гимназистларга багышлау, Гимназист анты, гимназия значоклары тапшыру. Аннары – өлкән сыйныф укучылары өчен конференция, бу - шагыйрь Р. Харис белән очрашу, аның соңгы әсәрләре белән танышу һәм әлеге әсәрләр буенча фикер алышу рәвешендә үткәрелә. Бәйрәм концертында шагыйрь иң яхшы укучыларга үзенең исемле премияләрен тапшыра. Әлеге премияләр өч номинациядә тапшырыла: “Яшь музыкант”, “Яшь рәссам”, “Бәллүр каләм”.
Музейлар.
2004 елдан гимназиядә җиде музей оештырыла һәм ачыла. Һәр музейның үзенә генә хас уникаль ачылу тарихы бар. Мәсәлән, «Татар композиторы С. Садыйкова музее» һәм хәзерге заман «Татар шагыйре Р. Харис музей-комплексы» 2004 елда Казанның 1000 еллыгына әзерлек кысаларында төзелә.
Советлар Союзы Герое Б.В. Шульгинның «Сугышчан Дан музей-комплексы» 2005 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына әзерлек кысаларында төзелә. 2005 елда әлеге музейда «СВО Герое партасы экспозициясе» ачыла.
«Татар халык шагыйре Г. Тукай музей-кабинеты» 2016 елда бөек шагыйрьнең тууына 130 ел тулуы уңаеннан төзелә. «Бөек рус шагыйре А.С. Пушкин әдәби музей-кабинеты» 2019 елда шагыйрьнең 220 еллыгы уңаеннан төзелгән.
Урындагы һәм дөнья күләмендәге вакыйгалар тарихы «Казанга рәхим итегез!» дип аталган коридордагы музейда чагылыш тапкан.
Горурланабыз.
Гимназиянең ишекләре кунаклар һәм гимназияне тәмамлаучылар өчен һәрвакыт ачык.
2019 елда гимназиядә республика «Балалар спорты» проекты кысаларында аның координаторы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднина, шулай ук «Worldskills 2019» һөнәри осталык чемпионаты кысаларында Таиланд делегациясе кунак булдылар.
Безнең чыгарылыш укучылары, кошлар кебек, төрле якка таралса да, туган шәһәрендә калып, үз хезмәтләре белән мәктәпне дә, Республиканы да данлауны дәвам итүчеләр бар.
Аларның арасында Сафиуллин М.А., 1983 елгы чыгарылыш укучысы. Татарстан Республикасы буенча ФНС җитәкчесе, «Рубин» АНО ФК идарәсе президенты, Кәлимов О.В., 1992 ел чыгарылыш укучысы, Казан шәһәр Думасы депутаты, Р. Сәләхова, 2004 ел чыгарылыш укучысы, ТР атказанган артисты, Галиева Г.И., 2002 ел чыгарылыш укучысы, с.ф.к., ТР Фәннәр академиясе гыйльми хезмәткәре, Хәялиева А.Д. – КФУның педагогия фәннәре кандидаты һәм башкалар.
Гимназия традицияләре, халык педагогикасына нигезләнгән чаралар һәм заманча белем бирү бер-берсен тулыландыра. Без балаларга югары дәрәҗәле белем генә түгел, ә туган телне һәм татар мәдәниятен тирәнтен үзләштерергә дә ярдәм итәбез. Нәкъ менә шуның аркасында безнең чыгарылыш укучыларыбыз илебезнең иҗтимагый тормышында лаеклы урын ала, үз тамырларын онытмый һәм фәннән алып сәнгатькә кадәр төрле юнәлешләрдә зур уңышларга ирешә дә инде.













