Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
Телефон: | 88437030664 |
E-Mail: | s-albina86@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 24 воспитанника |
У нас учат: | 2 воспитателя |
новости малокайбицкое ДОУ
Нәүрүз бәйрәме
Опубликовано: 21.03.2017
Нәүрүз бәйрәме
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Яшьләрнең, укучы балаларның – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган:
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!
К списку новостей