• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • МБОУ «Молькеевская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ»/"/"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мәлки төп гомуми белем мәктәбе"МБГБУ

МБОУ «Молькеевская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ»"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422336, РТ, Кайбицкий район, д. Молькеево, ул. Лесная, д. 52
Телефон: +7(843)-703-57-71
E-Mail: Smo.Kbc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Молькеевская ООШ»
Руководитель: Иванова Тамара Вячеславовна
Год основания учреждения: 1870
У нас учатся: 61 учащихся/61 укучы
У нас учат: 13 учителей/13 укытучы

Новости школы

Опубликовано: 18.04.2015

Туган ягым-Кайбычым.

Дөнья чигенә җитсән дә , тиң тапмассың Кайбычка! ...

 

Һәр кешенең җанга якын үз туган ягы була. Минем туган ягым Кайбыч районы. Безнең районыбыз Татарстаннын көнбатышында урнашкан.Туган ягым миңа бик кадерле һәм бик гүзәл.

    Кайбычым табигате бик матур, саф һава аңкып тора. Безнең якларда зур имәннәр, киң яшел урманнар да шаулыйлар. “Урсак урманчылыгы” урманында әле дә 500 еллык имәннәр үсеп тора. Кайбыч ягы үзенең имәннәре белән данлыклы.Юкка гына бөек Петр 1 Рәсәй флотын төзергә безнең яктан имәннәр кисеп китмәгәндер.Шуңа да Кайбыч гербы булып имән тора.

Кайбыч буйларында, әле дә уйларымда,

Төз имәннәр яшьнәп торганы.

Йөрер юлларымда, мәңге хыялымда

Моңсу шаулар Кайбыч урманы

Туган ягымда озын, күңелгә якын Гөбнә, Зөя, Бәрле елгалары ага. Җирләребез дә бик уңышлы, зур кырларыбызда төрле-төрле транспортлар эшли, шуның өчен дә инде җирләребез бик уңдырышлы.

Кайбычым елдан ел матурая, зурая. Яңадан- яңа биналар салына. Яңа администрация бинасы төзеделәр, аннары күптән түгел ачылган спорт комплексы ,яшьләргә спортның төрле төрләре буенча шөгыльәнү мөмкинлеге бирә.

  Кайбычым халкы күренекле шәхесләре белән дә бик бай. Лидия Әхмәтова (татар җырчысы), Шәкүр Рәхимов (ат карагы Шәкүр Карак),

Лена Бичарина ( татар халык артисты), Галия Кайбицкая (җырчы). Аңа багышлап Кайбычта музей да салынган.

Район киләчәге бик зурдан.Һәр авылда асфальт түшәлгән юллар, район үзәгендә күп катлы йортлар салыныр диеп өметләнәм.

Яңа Кайбыч, яшь булса да,

Аягында нык тора:

Алга карап, иркен сулап,

Адымнарын арттыра.

 

 

                                                                                    Мәлки мәктәбенең

8 нче сыйныф укучысы

Романова Изольда



К списку новостей