МБОУ «Молькеевская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ»"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422336, РТ, Кайбицкий район, д. Молькеево, ул. Лесная, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-703-57-71 |
| E-Mail: | Smo.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Молькеевская ООШ» |
| Руководитель: | Иванова Тамара Вячеславовна |
| Год основания учреждения: | 1870 |
| У нас учатся: | 61 учащихся/61 укучы |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
Новости школы
Бу көн куанычлы да, моңсу да
Опубликовано: 25.05.201325 майда Кайбыч районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылар коллективы белән саубуллаша. Алда – белем буразналарында тугыз ел инә белән кое казып гыйлем туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру.
Бөтен илдәге кебек, Мәлки төп мәктәбендә дә 25 нче май көнне “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Быел мәктәп тәмамлаучылар 14 укучы. Һәрвакыттагыча, бөтен мәктәп, укучыларның әти-әниләре, кунаклар, авылдашлар җыелган ишегалдында билгеләп үттеләр.
1 нче сентябрьдә игътибар үзәгендә беренче сыйныфлар булса, май аеның шушындый матур көнендә карашлар тугызынчы сыйныф укучыларына төбәлде. Бәйрәмдә район администрациясе исеменнән “Кайбыч таңнары” газетасының баш редакторы Фәридә Кәрим кызы Нигъмәтҗанова катнашты. Ул балаларга тормыш сынауларын үтәргә, Кайбыч төбәгеннән булулары белән горурланып, алда торган дәүләт имтиханнарын уңышлы үтүләрен теләде. Балаларны иң беренче булып шушындый үзенчәлекле һәм гомергә истә кала торган көн белән мәктәп директоры Тамар Вячеслав кызы Иванова котлады, аларга, барыннан да бигрәк, имтиханнарда уңышлар теләде.
Әлеге көнне мәктәп ишегалдында укытучылардан, ата-аналардан, авылдашлардан 9 нчы сыйныфларга карата бик күп шигырь юллары яңгырады. Беренче укытучылары А.В. Козлова, Л.Т. Батманова һәм О.В. Лазарева элекке укучыларын соңгы кыңгырау көне белән котладылар һәм уңышлар теләделәр. Мәлкидәге күркәм гадәт буенча күккә күгәрченнәр очырдылар. Тантаналы линейкада катнашучылар аларның бөтерелә-бөтерелә очуын тын да алмый күзәттеләр. Күгәрчен – матур кош кына түгел, ул тынычлык, бәхет, тормышчанлык символы да.
Линейка һәр елдагыча тәмамланды: тугызынчы сыйныф кызы Бичарина Анюта кулына кыңгырау тоткан үзенең энекәше Бичарин Роман белән соңгы кыңгырау чыңлаттылар. Зур уңышлар сезгә, 9 нчы сыйныф укучылары!
К списку новостей












