• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • МБОУ «Молькеевская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ»/"/"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мәлки төп гомуми белем мәктәбе"МБГБУ

МБОУ «Молькеевская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ»"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422336, РТ, Кайбицкий район, д. Молькеево, ул. Лесная, д. 52
Телефон: +7(843)-703-57-71
E-Mail: Smo.Kbc@tatar.ru, sch725@rambler.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Молькеевская ООШ»
Руководитель: Иванова Тамара Вячеславовна
Год основания учреждения: 1870
У нас учатся: 61 учащихся/ 61 укучы
У нас учат: 11 учителей/11 укытучы

Новости школы

Кайбычыма – егерме биш! Дөрли бәхет учагы. Аргамактай алга чаба, дәртле-дәрманлы чагы. Тарих өчен бер мизгел ул – нибары чирек гасыр, Районның йөзе ямьләнгән, билләһи танымассың!

Опубликовано: 19.04.2016

Сценарий художественного смотра посвященный Кайбицкому району.
Звучит торжественная музыка.
( за сценой)
 
1.Туган җирем минем- яшел бишек:
Хәтеремнең җылы учагы.
Агымнарга каршы ишкәк ишеп,
Синдә узды минем яшь чагым.
Куңелемлә ешрак кайтам сиңа,
Ераграк китеп барган саен.
Алкаларын тагып көтә сыман
Юл чатында үскән ак каен.
 
2. Ты такая,
Что не сыщешь краше,
Хоть всю землю трижды обойти.
Ты, как море,
Нет, как сердце наше,
Вечно с нами Родина
В груди!
 
Музыка.
Выходят ведущие.
 
1.Вед.: Добрый вечер, дорогие друзья!
2.Вед.: Здравствуйте!
 Мы искренне рады приветствовать гостей и всех жителей Кайбицкого района - гостеприимного, хлебосольного, жизнерадост¬ного и трудолюбивого народа.
 
1.В поля, и в Ик, и в небо голубое
Я с детства, всей душой, навек влюблен.
Пою тебя село мое родное!
    Пою тебя Кайбицкий  мой район!
    
Тәүге аваз салган, тәпи киткән
Туган җирем минем Кайбычым!
Данлый сине хезмәт сөйгән халкың,
Уңган-булган һәрбер ул-кызың.
Күп тапкырлар аерып-кушсалар да,
Чирек гасыр элек кабат тудың.
Бүген менә чын йөзеңне таптың,
Ил күгендә синең үз урының.
Төзелешләр, яңарышлар чоры
Кичерәсең бүген, Кайбычым.
Һәр почмагың җәннәт бакчасы күк
Оныттыра борчу-сагышны.
Бүгенгең бик матур, киләчәгең
Якты, күркәм, тыныч, уң булсын.
Кулга-кул тотынып тату яшик,
Туар көнең гел шатлыктан торсын.
Төпле җитәкчеләр кулында син,
Шуңа гөрләп бара һәрбер эшең.
Кояш кебек җирдә мәңге балкы,
Котлы булсын синең туган көнең! 
 
Песня “ Исәнмесез”
 
А.б. Хәерле кич кадерле дусар! Бүгенге матур кичтә сезне сәламләвемә мин бик шат. Бүген бәйрәм, бик зур бәйрәм, бәйрәмнәр котлы булсын! Бүгенге җыелуыбызның максаты да шул бәйрәм уңаеннан бит. Нинди бәйрәм дисезме?! Менә анысына сез миңа җавап бирәсез инде... Безнең һәрберебезнең үзенеке генә булган бәйрәме бар бит... Я, бу нинди бәйрәм ... 
Әйе, әйе бик дөрес - туган көн бәйрәме. Без дә бүген туган көн бәйрәменә җыелдык. Кемнең туган көне дисезме?!... Ә-ә-ә, кем икәнен, җавап бирә алырсызмы.
" Булырдыгыз, бик дөрес, бүген безнең гүзәл районыбызның – 25 еллык юбилее диеп билгеләп үтелә.
Ә туган көн бәйрәмендә гадәттә без җырлыйбыз, уйныйбыз һәм биюләр бүләк итәбез.
 
Әй, сез, минем сеңелләрем,
Гүзәл татар кызлары!
Тереклекнең саф чишмәсе,
Табигать йолдызлары.
 
Җирдәге иң илаһи зат
Иң изге җан, җария
Сезнең алда бар табигать
Бар тереклек баш ия.
 
 Әй, сез, минем сеңелләрем,
Гүзәл татар кызлары!
Милләтебезнең кояшы
Халкыбыз йолдызлары.
 
“Гөлкәйләрем”  бию ансамбле кызлары башкаруында “Сөям сине” биюе.
 
1.Мы все однажды уезжаем
В свой путь, влекомые судьбой.
Но никогда не забываем,
Где родились и дом родной.
Да разве корни ты отрубишь?
Там всё росло, тебя любя.
И дом родной свой не забудешь,
Где начиналась жизнь твоя.
 
2.Ник соң шулай, туган ягым, сине сагынам,
Искә тошсәң шатлыгымнан канат кагынам?
Мәңгелеккә бүләк итәм җырымны, 
Йөрәк ярып чыга моңнар шуңадыр инде.
 
Әй, сеңелләр, сезнең гүзәллекне
Ниләр белән мөмкин тиңләргә?
Тоеп сезнең йөрәк җылылыгын
Якты язлар килә илләргә 
Язлар белән кызлар игезәкләр
Каеннар да сездән көнләшә
Тоеп сезнең йөрәк җылылыгын
Җыр телендә дөнья сөйләшә.
 
“Сердәш” җыр ансамбле кызлары башкаруында “Идел буе каеннары”.  
 
1.Районыбызның тау башларыннан 
Челтерәп ага чишмәләр.
Аның тәмле суын эчеп,
Ләззәт ала кешеләр.
   
2.Земля моя, ты стала героинею
Всех песен, что пою тебе одной.
По ягодам, по дождикам, по инею
Иду с тобой дорогою-судьбой .
 
Мактанса берәр яшь кеше
Узып чамадан, чиктән,
Уйлыйбыз: әле моңарга
Акыл кермәгән икән.
Тыңлыйбыз аның сүзләрен
Җиңелчә көлеп кенә.
Дөнья күргәч рәтләнер дип,
Карыйбыз өмет белән.
 
Мактанса, өлкән, зур кеше
Узып чамадан, чиктән,
Уйлыйбыз, яшәп-яшәп тә
Акыл  кермәгән икән.
Тыңламыйбыз да сүзләрен, 
Китәбез көлеп кенә.
Рәтләнергә соң инде дип,
Өзәбез өметне дә.
 
Ә безнең “Чишмә” ансамбле кызлары нәрсә дип җырлый икән?
Песня “ПОПУРРИ”
 
Җилбер-җилбер югары очтан
Әбекәйләр кайта аштан.
Яшьләр олы, йөзләр нурлы,
Эш-хезмәтләр абруйлы,
Гомер җыйган күңел түре
Хатирәләрдән тулы.
 
Җилбер-җилбер югары очтан
Әбекәйләр кайта аштан.
Кеткел-кеткел көлүләрдән
Ямьле авыл урамы.
Тибрәнәләр чәчләрендә
Чулпы тәңкә чыңнары.
 
Җилбер-җилбер югары очтан
Әбекәйләр кайта аштан.
Күтәренке күңелләре,
Тынган йөрәк сызлавы.
Әледән-әле  бәйрәм кирәк
Матур-матур җырлар кирәк
Яктырсын дип йөзләре.
 
Сезнең алда Бию “Бер картлыкта, бер яшьлектә”
 
Кайбычыма – егерме биш! Дөрли бәхет учагы.
Аргамактай алга чаба, дәртле-дәрманлы чагы.
Тарих өчен бер мизгел ул – нибары чирек гасыр,
Районның йөзе ямьләнгән, билләһи танымассың!  
Якташларым хезмәтенә сокланып хәйран калдым. 
Чишмә күзләрен ачканнар – хөрмәтләп тәңкә салдым.
Кояш нурына коенып сайрый Кайбыч тургае,
Тук башаклар күкрәп үсәр, җитсен генә көз ае! 
Безнекеләр тотынсамы төзелеш эшләренә? 
Ялт иттереп куячаклар без кайткан төшкә, менә:
Күрче “Салават Күперен”, ай нуры шуңа төшкән, 
Кайбычлылар өлгер алар, җитешә һәрбер төшкә! 
Татары, русы, чуашы – искиткеч бердәм халык
Иңгә-иң куеп яшиләр, бик зур эшләр майтарып.
Яшь  имәнлекләр үстерү – иң изге максатлары 
Мәһабәт имәнкәйләрем – Кайбычым солтанаты.
Флот тарихы башлана Кайбыч урманнарыннан 
Петербург нигезенә безнең субай сугылган. 
Кышкы Сарай идәненә тигез паркет җәелгән, 
Беләсезме ясалганын нык Кайбыч имәненнән?
“Кайбыч колхозчысы” менгән пъедесталга бүген,   
Юрый үткәнен белгәнгә өметле киләчәген.
Җитәкли бүген Кайбычны үзебезнең бөркетләр!
Ут йөрәкле, уңган, булган, кешелекле егетләр!
Бәйрәм белән, якташларым, уң булсын юлларыгыз,
Сөю тулы йөрәгегез, алтын шул кулларыгыз!
 
 Сәхнәбез түрендә авылыбызның иң яшь төркеме “Каенкайлар” үзләренең матур җырлары белән алкышлап каршы алыгыз.
Бик сагындым авыл юлларын,
Юл буенда үскән урманын,
Аланында пешкән баланын
Бик сагындым, якын дусларым!
Соры шинель киеп өстемә
Күпме җирне җәяү урадым.
Онытып булмый, һаман төшемдә
Эзләп кайтам балан куагын.
Ятам имеш аның төбендә
Бер җыр туа шулчак күңелдә:
Туган җирем! Нинди матур син!
Үзең ерак, үзең якын син, -
 
 
СТИХ “Жди меня”
 
Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар.
Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш ник шулай?!
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый
Йөрәкләргә очкын салып,
Гармунымда уйныймын.
Авылыма монңар биреп,
Урамнарны буйлыймын.
Авыл киче. Яшь йөрәкләр,
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып монңар кайтсын
Авылыма янадан.
 
Җыр “Авылым көйләре”
 
 
                       Ике карчык гөрләшәләр тышта,
Берсе — әби, берсе — бабушка,
Берсе — оек, берсе чулок тоткан,
Икесе дә оста бик эшкә.
 
Дуслар да бик: пирог пешкән көнне
Әбине дә дәшә бабушка,
Бәлеш пешкән көнне бабушканы
Дәшми калмый әби бәлешкә.
 
Белгән сүзен русча, белмәгәнен
Үз телендә әби сукалый,
Ә бабушка, аңлаган күк аны,
Башын селки, күзен кыскалый.
 
Әби көлсә, ул да көлгән була,
Белмәсә дә нигә көлгәнен,
Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай
Уздыралар бергә көннәрен.
 
Сезне котлый “Мунча ташы” эстрадасы йолдызлары каршы алыгыз”
СКЕТЧ “Татар әбиләре”
 
 
сагындым сагындым авылымнын
ямь-яшел чирэмле урамын
шул урам буйлатып кайтканда уйланып
яшьлеккэ кайткан кук буламын
 
.Сагындым авылымнын жырларын
тургайлы кин басу юлларын
шул юллар узганда тургай жыры сузганда
хэтерлеим яшьлегем еллары
 
Сагындым авылымнын куллэрен
бодрэ тал иергэн кон ярын
сандугач сайрагач,кунелгэ мон тулгач
искэ алам яшьлегем таннарын
 
 сагынам сагынам авылымн
яшьлектэн эз калган жирлэрен
кайтканда эзлимен
эзлэми тузмимен
яшьлекнен табылмас эзлэрен
 
 
Җыр “Зәңгәр томаннар артында”
 
 
Бәрәкәтле безнең 
Кайбыч җире!- 
Сокланырлык рухлы халкы бар, 
Гүзәл ягын 
Ашлы-сулы итеп 
Яшәтергә биргән анты бар! 
 
Бу туфракка 
Аяк баскан сабый 
Күз яшьләре тамып, җан атып. 
Һәр кунагын 
Олылый ул Кайбыч
Һәм озата назлап, яратып. 
Чишмәләре суын 
Эчеп туймыйм 
Саркып чыккан нинди туфрактан? 
Газиз халкым! 
Горурланып яшик – 
Булганыбыз өчен бу яктан…
2.Этот район- сказка на все времена,
Много людей приезжают сюда,
Это район любви, красоты и добра,
Живи, процветай, наш район, всегда!
 
ТАНЕц с платками
 
 
Яратырга килдек без бу жиргэ,
Яратмаган йорэк яналмый,
Яратмаган йорэк-йорэк тугел,
Яналмаган йорэк - йорэк тугел-
Яратмыйча безгэ карамый.
 
Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигэ дэ карамый,-
Мэхэббэтсез яшэу ярамый!
 
Яратулар булмый жинел генэ-
Кунеллэрне мен кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирэк, 
Сагышларны таратырга кирэк,-
Яратмыйча безгэ ярамый.
 
Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бер нигэ дэ карамый,-
Мэхэббэтсез яшэу ярамый
 
Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый,
Яратырга кирэк Тахир кебек,
Яратырга кирэк Зехрэ кебек,-
Яратмыйча безгэ ярамый
 
Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз сойгэн ярыгызны,
Бер нигэ дэ карамый,-
Мэхэббэтсез яшэу ярамый
 
Җыр”Яныңа агылам”
 
Килдек дуслар идел дингез кичеп
Сезне сагынып кошлар кебек кочып
кош канатлары түгел иңемдә
Әйдәгез дуслар жырлыйк бергэ
иң матур җырларны сайлап кына
иң матур җырланы сайлап кына
яшик бу дөньяда сайрап кына.
Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем,
 Сезгә мин иң матур җыр эзләдем. 
Матур җыр таптым туган илемнән, 
Моңлы көй оттым тургай теленнән. 
 
 
Сәхнәбез түрендә кабат үзләренең матур җырлары белән “Каенкайлар төркеме”
 
“Бас Әле станокка”
 
 
Кайбыч туфрагына 
Кем басса да, 
Бу мөхтәрәм дуска ни әйтим? 
Күп гасырлык 
Акыл сандыгының 
Үз хуҗасы минем милләтем. 
 
Кайбычыбыз – изге туфрагыбыз, 
Күңелебезнең моңлы бишеге! 
Кояш сыман балкып каршы ала 
Үзенә килгән һәрбер кешене. 
 
Бу якларда таулар, биналар да
Шундый күркәм, шундый мәһабәт,
Саф татарча кунакчыллар биредә,
Таулардан зур монда
Кунакларга булган сый-хөрмәт.
 
Каршы алыгыз сәхнәбез түрендә иң әйбәт биюләрнең берсе. Алкышлап каршы алыгыз. Бию “Бер генә минутка”
 
Только в Кайбицах: гостям сначала подают чай, а затем — первое блюдо. «Чаепитие по-кайбицки» – так говорят об этом гости из других районов. 
 
Только в Кайбицах чуваши с удовольствием говорят по-татарски, и это в нашей местности считается обычным явлением. Это удивительный феномен, являющийся примером дружбы народов, которым мы по праву можем гордиться! 
 
Только в Кайбицах: абонемент в бассейн является «второй валютой». Сейчас никто не озадачивается насчет подарка по случаю 8 марта, 23 февраля или дня рождения. Самое главное — здоровый образ жизни! 
 
Только в Кайбицах: изо дня в день стремительно развивается ресторанный бизнес – кафе, столовые. Спросите почему? Потому, что день рождения района приходится на созвездие тельца. Общеизвестно, что рожденные под этим созвездием любят вкусно поесть. Согласитесь, в этом мире ничто не случайно! 
 
Только в Кайбицах Президент Республики за последние четыре года побывал пять раз. Сильное притяжение наших полей-лесов и важных дел – только этим можно объяснить... 
 
Видео Поздравление президента
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Җырлыйк әле, җырлыйк әле, 
Җырлап яшәр чагыбыз
Нинди матур, нинди гүзәл
Безнең туган ягыбыз. 
 
Безнең җырга сез дә шулай 
Кушылып кул чабыгыз. 
Йөрәкләрне җилкендереп 
Җырлап яшәр чагыбыз. 
 
Җырларыбыз сезгә hәрчак 
Дәрт-дәрман биреп торсын. 
Куңелләргә шатлык өстәп, 
Борчуны оныттырсын. 
 
Йөрәкләрдә җыр яңарсын, 
Канат куйсын, яшәртсен. 
Җырлап туярга язмасын 
Яшәсен җыр, яшәсен!
 
ҖЫР:
 
1.Года пройдут незаметно,
Вернусь я в родные края,
И встретит меня на пороге
Любимая мама моя.
 
2.Кайбычымның матур ярларында
Югалмаган яшьлек эзлэре.
Ерактан ук мине каршы ала.
Әниемнең моңлы күзләре.
 
Җыр “Мең рәхмәт әнкәем”
 
 
Айнур, минем компьютерым эшләми. 
- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? 
- Әйе, барыбер эшләми. 
- Розеткага тыкканмы? 
- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. 
- Ә шырпы нигә? 
- Бездә утны сүндерделәр 
 
                    * *  * 
Выпускнойда хезмәт укытучысы белән физрук сугышты. Нәтиҗәдә хезмәт укытучысы җиңде. Чөнки, каратэ ул каратэ, ә чукеч чукеч инде ул.
 
 
СКЕТЧ  “Сканворд”
 
 
 
Тугай ярып аккан чишмәләр кебек,
Саф хисләрем җырыма талпына.
Җырым кайнар чишмә булса,
Татлы суын үзем эчми,
Бирер идем хезмәт сөйгән халкыма!
 
Һәрбер шатлык кояш нурлары булып,
Үрли минем күңелем түренә.
Йөрәк җырларым да шулай
Кояш кебек якты нурлар
Сипсен иде туып-үскән җиремә!
 
 
 
ҖЫР
 
 
 
 
Әтисе улына:
- Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?
- Әти, мин Кыш бабай булырмын ахры!
- Нишләп? !
- Нишләп дип, чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң бер атна гына эшли.
***
Юләрләр йортында юләрләр атыш - атыш уйныйлар икән. Берәү почмакта утыра, икенчесе килә дә моңа ике тапкыр чүкеч белән башына суга, шуннан врачка алып керәләр дә сорылар моңардан.
- Ну теге чүкеч белән суккач башың авырттымы?
- Юк, мин бит танк эчендә идем.
 
 
 
 
 
 
ФОКУС
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Сау булыгыз, дуслар, шат яшәгез,
Ямьләндереп бөек Ватанны.
Зур уңышлар белән каршылагыз
Туган илдә аткан һәр таңны.
Тау белән тау очрашмый,
Кеше белән кеше очраша.
 
Сау булыгыз, дуслар,хушыгыз
Очрашырбыз әле җыр аша,
Очрашырбыз әле җыр аша.
Бәхет бит ул кунак кына,
Килә дә китеп бара.
Китсә дә күңел түрендә
Бер уч җылылык кала.
Кәефегез яхшы булсын
Гел елмаеп торыгыз.
Әгәр ярдәм кирәк икән
Гел янәшә булыгыз.
Ярдәм итәр дуслар,
Бер сүз җитә ни бары
Яхшы кәефтән һәр вакыт
Көлеп торыр Җир шары.


К списку новостей