Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, д. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | +7(939)-303-57-39 |
| E-Mail: | Detskiy.Chuteevskiy@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Чутеевский детский сад "Буратино"Кайбицкого муниципального района РТ " |
| Руководитель: | Кадирова Гульфия Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 17 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
"Язгы күбәләкләр" темасына рәсем . 04.04.2018

Без бүген балалар белән натурадан күбәләк рәсемен төшердек,аны акварель буяу ярдәмендә буядык.
-
Яз кызы-Нәүрүзбикәне каршылау... 21.03.2018

Бүген бездә зур бәйрәм-Нәүрүз бәйрәме.Нәүрүз ул-Яңа ел,яңа көн дигәнне аңлата.21 март-яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн.
Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.
-
Ягез әле,әниләр! 07.03.2018

Бүген бездә зур бәйрәм,
Бар кеше дә сөенгән.
Чөнки безгә кунакка
Безнең әниләр килгән.
Бүген безнең бакчада 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды.Бәйрәм балаларның чыгышлары һәм әниләренең үзара ярышлары белән үрелеп барды.Бәйрәм ахырында балалар әниләрен котлап үз куллары ясалган бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Бәйрәм белән кадерле әтиләребез!!! 22.02.2018

Без бүген бакчабызда кадерле кешеләребезнең 23-февраль-Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек.Барлык әтиләрне,малайларыбызны,бабайларыбызны чын йөрәктән бәйрәм белән тәбрик итәбез.Сезгә ныклы сәламәтлек,балаларыбызга үрнәк булуыгызны,гомерләрегез озын булып,тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
...Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?!
Әйләнсәм дә бөтен дөньяны
"Балам"диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга,күңелгә.
Кайгыртуын өчен рәхмәт,әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез-көчле,сез-батыр,сез-безнең куаныч!
Сез-алтын багана,гаиләдә-сез төрәк.
Тынычлык,иминлексагында-сез кирәк!!!
-
Кошларга җимлек әзер. 17.02.2018

Кыш җитү белән,кошларга җим табу кыенлаша.Ә менә "Буратино" балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әниләре кечкенәдән үк балаларын кошларны яратырга,ярдәм итәргә өйрәтеп үстерәләр.Алар быел да бу эшкә бик теләп катнаштылар.Рәхмәт аларга!
-
Логопед белән очрашу. 06.02.2018

Балаларның авазларны дөрес әйтүе укуга да зур йогынты ясый.Бүген безнең "Буратино"балалар бакчасына Ульянководан килгән логопед әти-әниләр һәм балалар белән очрашты.Шул максаттан һәрбер балага якын килеп,үзләренең киңәшләрен бирделәр.Без аларга бик зур рәхмәтлебез.
-
Балалар бакчасында дидактик уеннар. 24.01.2018

Уен -ул бала эшчәнлегенең,тормышының аерылгысыз өлеше.Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк.Әйе,җитез,өлгер,зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш.
Дидактик уеннар-балаларны уйланырга,эзләнергә,фикер тупларга,берләштерергә,күнекмәләрне,гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
-
Җырлыйбыз да,биибез дә. 09.01.2018

Буген балалар кышкы каникуллардан соң үзләренең яраткан бакчаларына яңадан җыелдылар.Музыка шөгылендә алар күптән түгел үтеп киткән Чыршы бәйрәмен искә алып бәйрәмдә башкарган җырларны җырладылар,биюләрне биеделәр һәм үзләренә ошаган уеннар уйнадылар.
-
Бездә чыршы бәйрәме 26.12.2017

Кыш бабай белән кар кызы килде безгә кунакка.Бәйрәмебез алар килгәч,матурланды тагын да.Матур җырлар җырладык,биюләр дә биедек,кыш бабайны шатландырып шигырьләр дә сөйләдек.Ахырдан кыш бабай белән кар кызы безгә бүләкләр бирде,тәртипле булыгыз дип безнең белән хушлашты.
-
Яңа елны көтәбез. 14.12.2017

Ел артыннан ел килә.Әтәч елын эт елы алыштыра.Һәр яңа елны балалар шатланып көтеп ала.Эт елынаЧүти "Буратино"балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да зур әзерлек белән киләләр.Алар үз куллары белән эт елының символын ясап килгәннәр.Елыбыз тыныч,шатлык-куанычларга бай булсын.










