Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, д. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
Телефон: | +7(939)-303-57-39 |
E-Mail: | Detskiy.Chuteevskiy@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Чутеевский детский сад "Буратино"Кайбицкого муниципального района РТ " |
Руководитель: | Кадирова Гульфия Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 17 воспитанников |
У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
1 июнь- балаларны яклау көне. 01.06.2023
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә.
-
"Туган көн белән котлау". 31.05.2023
Балалар туган көн иясен котлап җырлыйлар, бииләр, күмәк туган көн уеннары уйныйлар, матур теләкләр телиләр. Бу чара балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияли. Бүген без Рәзилне туган көне белән котладык.Аңа 6 яшь тулды!
-
"Чыгарылыш бәйрәме". 31.05.2023
Балалар бакчасындагы чыгарылыш бәйрәме — барлык бәйрәмнәрнең иң дулкынландыргыч, иң онытылмаслыгы. «Чыгарылыш көне» сүзе һәркемдә аерым ассоциацияләр тудыра. Бу аерылышу, яхшы үгет-нәсыйхәтләр. Бу бәйрәм чыгарылыш төркем балаларының хәтерендә мәңгегә калырга тиеш. Балалар бакчасында чыгарылыш-балалар һәм аларның ата-аналары өчен бик мөһим бәйрәм. Ул бөтенләй көтмәгәндә килә. Кичә генә әти-әниләр үз балаларын алып килгән кебек иде, ә бүген инде балалар өчен чын икенче йорт булган бу уңайлы урын белән хушлашырга вакыт килеп җиткәнен сизә. 31 нче майда безнең балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәме узды. Аларга әзерләнү бик дулкынландыргыч һәм җаваплы иде. Бәйрәмдә җырлар да, биюләр дә, уеннар да, бүләкләр дә булды. Билгесез, чишелмәгән, гаҗәеп ачышлар дөньясына кызыклы сәяхәтләр белән тулы көннәр артта калды. Алда олы мәктәп тормышы дөньясына авыр юл. Төркемдәге һәр бала кечкенә йолдызчык. Һәрберсе талантлы һәм кабатланмас. Без аларны яраттык, һәм бүген горурлык һәм өмет белән аларны мәктәпкә җибәрәбез. Кадерле тәрбияләнүчеләребез, сезгә мәктәптә уңышлар телибез. Онытмагыз, безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык!
-
Мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме. 25.05.2023
Мәктәпкә укырга керүче, зурлар төркеме балалары белән "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен карарга чыктык. Бу бәйрәм шатлыклы да, бераз моңсу да, чөнки чыгарылыш укучылары үзләренең белем алган мәктәбе белән саубуллаша. Укучылар барлык килгән кунакларга бик матур бәйрәм концерты күрсәттеләр.
-
"Шашка -яраткан уеныбыз." 19.05.2023
Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар заманасында да популярлыгын югалтмый. Бакчабызда балалар шашка уенын яратып уйныйлар.Бу өстәл уены балаларның логик фикерләвен,хәтерен,фантазияләрен үстерә,җиңүгә омтылыш тәрбияли,түземле,тыныч булырга һәм җиңелә белергә өйрәтә.
-
Милли уеннар уйнау. 15.05.2023
Балага туган телне,халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә,беренче чара булып уеннар тора. Балалар рухи яктан бай,физик яктан сәламәт булып үссен өчен кече яшьтән алар белән "Түбәтәй","Йөзек салыш "исемле уеннар уйныйбыз..
-
9 Май-Җиңү көне! 09.05.2023
Бүген балалар белән Җиңү көненә багышланган митингта катнаштык.
-
Комда уйныйбыз. 04.05.2023
Балаларның үз теләкләре белән саф һавада мөстәкыйль уйнауларына ирешү.Комны төрле формаларга салып,төшереп уйный белү,бер-береңә комны сипмичә,бирелгән уен кагыйдәрен үтәп,дус һәм тату уйнау.
-
"Созвездие Йолдызлык-2023" 29.04.2023
Илүсәне чын күңелдән котлыйбыз.Алга таба да уңышлар телибез!
-
26 нчы апрель - Г.Тукайның туган көне. 26.04.2023
Бүген 26 нчы апрель, бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне!Аңа 137 ел тула. Габдулла Тукай – татарның яңарышын тудырган бөек шәхес. Ул безнең халыкның иң мәшhүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәhабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Тукай – рухи тормышыбыз, мәдәни дөньябызның әнә шундый биек тау башы.
Татарстан – Тукай иле,
Татарстан – безнеӊ ил.
Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Иӊ матур шигырьләр сөйлим
Мин Тукай туган көнне.
Эчтән генә җырлап йөрим,
Җырлыйм «Туган тел»емне.
Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Безнеӊ ил бит – Тукайлы ил,
Бәхетле ил – безнеӊ ил!..