МБДОУ «Большекайбицкий детский сад «Миляшкай» Кайбицкого муниципального района РТ» / "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы "Миляшкай" Олы Кайбыч балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы , ул.Строителей,д.1 / Татарстан Республикасы,Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Төзүчеләр урамы, 1 йорт |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Dsad.mil@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большекайбицкий детский сад "Миляшкай" |
| Руководитель: | Фатыхова Язгюль Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 94 |
| У нас учат: | 10 |
МБДОУ «Большекайбицкий детский сад «Миляшкай» Кайбицкого муниципального района РТ» / "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы "Миляшкай" Олы Кайбыч балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мөнәҗәтләр бәйгесе 05.05.2026

Бүген районыбызның Борындык авылы мәдәният йортында рухи хәзинәләребезне барлаучы күркәм чара — Мөнәҗәтләр бәйгесе гөрләп узды.
Төрле яшьтәге иҗатчыларны берләштергән бу бәйге тамашачылар күңеленә иман нуры һәм мәгърифәт өстәде.
Бакчабызның нәни йолдызы — Сөнгатуллин Исмаил үзенең тырышлыгы, моңлы тавышы һәм сәхнә осталыгы белән жюри күңелен яулап, I дәрәҗә Дипломга лаек булды!
Бу зур уңыш — Исмаилның таланты, гаиләсенең җылы ярдәме һәм тәрбиячесенең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.
Исмаилны һәм аның җитәкчесе — тәрбияче Талия Котдус кызы Кәлимуллинаны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
Нәни каһарманыбызга киләчәктә дә иҗат биеклекләрен яулавын, һәрчак шулай моңлы һәм тырыш булып калуын телибез. Юлларың һәрчак якты булсын, Исмаил!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Созвездие - Йолдызлык - 2026" 30.04.2026

Бүген район мәдәният йортында «Созвездие‑Йолдызлык – 2026» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала‑концерты узды! Зур горурлык белән хәбәр итәбез: «Конферанс» кече төркем номинациясендә Гәйнетдинова Илинә беренче урынны яулады! Аның иҗади уңышына зур өлеш керткән җитәкчесе — Миннуллина Айгөл Васыйл кызы. Чыгышыгыз өчен рәхмәт! Яңа биеклекләргә юл ачык булсын! Котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДО
-
Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган "Шигырьле чәй" бәйгесе 29.04.2026

«Миләшкәй» бакчасында — зур җиңү!
Бүген бакчабыз өчен куанычлы һәм горурлыклы көн! Уртанчылар төркеме тәрбияләнүчесе Фарахова Нәргизә Буа шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында узган «Шигырьле чәй» зона туры бәйгесендә искиткеч җиңү яулады. Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган бу бәйгедә утыздан артык нәни талант катнашты. Көндәшлек бик зур булуга карамастан, Нәргизә үзенең осталыгы, сөйкемлелеге белән жюри күңелен яулады һәм I дәрәҗәдәге грамотага лаек булды!
Нәргизәне һәм аның иҗади остазы — тәрбиячесе Гомәрова Рания Фаил кызын бу зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә тынмас илһам, яңа биеклекләр һәм иҗади алгарышлар телибез. Нәни йолдызыбызның җиңүләр юлы дәвамлы булсын!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
Старт Года дошкольного образования 28.04.2026

Старт Года дошкольного образования: поздравляем наших коллег с заслуженными наградами!
Сегодня в Кушманском сельском доме культуры состоялось торжественное открытие Года дошкольного образования. Праздничная атмосфера была наполнена радостью и гордостью: наши воспитанники трогательно поприветствовали гостей на разных языках и подарили всем присутствующим красивую песню.
Важной частью мероприятия стало чествование лучших работников сферы. Мы с большой радостью поздравляем сотрудников нашего детского сада «Миляшкай», чей труд был отмечен на высоком уровне!
Почётной грамотой главы района награждены:
• Айгуль Василовна Миннуллина — воспитатель;
• Миляуша Анвертовна Назмутдинова — медицинская сестра.
Почётной грамотой отдела образования отмечена:
• Гульназ Салимгараевна Ярхамова — машинист по стирке белья, кастелянша.
Дорогие коллеги! Ваше профессиональное мастерство и преданность делу — это залог счастливого детства наших воспитанников. Желаем вам неиссякаемой энергии, крепкого здоровья и новых профессиональных высот!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Обычаи и традиции народов России" 28.04.2026

Наш детский сад «Миляшкай» — призер муниципального конкурса!
Сегодня на базе Кушманского сельского дома культуры прошел яркий районный конкурс «Обычаи и традиции народов России». В нем приняли участие 9 команд из детских садов района.
Программа состязаний была насыщенной и включала три этапа. Дети вместе с педагогами и родителями представили колоритные национальные обряды, исполнили фольклорные произведения, показали народные танцы и игры. Одним из самых интересных моментов стал кулинарный мастер-класс по приготовлению и презентации традиционных блюд.
По итогам всех испытаний наш детский сад «Миляшкай» занял почетное 2 место!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
Тукай безнең күңелләрдә! 26.04.2026

«Бүген бакчабызда шигърият кояшыбыз Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган зур тантана узды. Бу чара һәркем өчен тирән мәгънәгә ия иде, чөнки Тукай иҗаты — безнең милли рухыбызны, телебезне һәм мәдәниятебезне саклаучы якты хәзинә. Кичә шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кызыклы әңгәмәдән башланып, нәниләребезнең шигырь бәйрәменә әверелде. Балалар «Туган тел», «Бала белән күбәләк» кебек үлемсез әсәрләрне ихлас күңелдән яттан сөйләгәндә, залда туган матур атмосфера һәркемне балачак истәлекләренә алып кайтты. Бәйрәмебезнең иң күңелле һәм тылсымлы мизгеле — Тукай әкиятләреннән Су анасы белән Шүрәленең килүе булды. Алар белән бергә уйнап, балалар шагыйрьнең тылсымлы дөньясына тагын да тирәнрәк үтеп керделәр. Бөек Тукаебызны искә алу — милли мирасыбызны саклау һәм аны яшь буыннарга тапшыру юлындагы мөһим адым. Шагыйребезнең үлемсез сүзләре йөрәкләребездә мәңге яшәсен һәм милләтебезгә көч бирүче якты маяк булсын!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
Экологический субботник "Эковесна-2026" 25.04.2026

Экологический субботник «Эковесна – 2026» в нашем детском саду!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Татар гореф-гадәтләрен белүче" конкурсы 24.04.2026

Искиткеч җиңү! Безнең талантлы тәрбияләнүчеләребез — Монасыпов Әскәр һәм Гәйнетдинова Илинә — Буа шәһәрендә узган «Татар гореф-гадәтләрен белүче» конкурсында гүзәл чыгыш ясап, беренче урын яуладылар
Чын күңелдән безнең балаларыбыз һәм аларның казанышлары белән горурланабыз. Аларның уңышы — тырышып эшләү, мәдәнияткә тирән кызыксыну һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт нәтиҗәсе. Тәрбиячебез Миннуллина Айгөл Васыйл кызына һәм әти-әниләргә ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Бу җиңү киләчәктәге күпме биеклекләрнең дә берсе булсын.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"День эколят" 24.04.2026

День экологии — это праздник улыбок и творчества!
Сегодня в нашем детском саду царила особенная атмосфера: мы отмечали День эколят и провели потрясающий конкурс «Экомода‑2026»! Ребята продемонстрировали, что красота может быть не только естественной, но и вдохновлённой природой. Их наряды, созданные из подручных материалов, были полны природных мотивов.
и творческой фантазии! Каждый наряд — маленькая история о любви к планете, рассказанная языком моды! Дети с гордостью показывали свои творения, делились идеями и объясняли, как можно дать вторую жизнь обычным вещам. А аплодисменты зрителей стали лучшей наградой за их старания и креатив!
Мы гордимся нашими юными защитниками природы!
Они не просто создали необычные образы — они напомнили всем нам, как важно бережно относиться к окружающему миру и находить красоту в простых вещах. Благодарим всех родителей за поддержку, помощь и невероятные идеи — без вас этот праздник не был бы таким ярким и запоминающимся!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел 23.04.2026

Бүген Кайбыч мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бик матур бәйрәм булып узды. Безнең балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә бу чарада катнаштылар. Сабыйларыбыз Тукай шигырьләрен яратып сөйләделәр, җырлар җырладылар. Аларның чыгышлары һәркемнең күңеленә яктылык, шатлык һәм рухи байлык өстәде. Чарада — «Тукайны бергәләп укыйбыз» конкурсының җиңүчеләрен котлау булды. Балаларыбызның уңышлары белән горурланабыз! Алар — безнең киләчәгебез, Тукай мирасын саклый торган яшь буын! Балаларыбызны әзерләгән тәрбиячеләребезгә алга таба да иҗади уңышлар телибез.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан










