Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Кояшкай"села Старое Казеево" Староказеевского сельского поселения Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан// Татарстан Республикасы Кама Тамагы мунициципаль районының "Иске Казиле авылы "Кояшкай" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422834, Республика Татарстан, Камско-Устьинский район, село Старое Казеево, улица Ленина, дом 15 |
Телефон: | 89393774544 |
E-Mail: | yanasala@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад "Кояшкай" с.Старое Казеево» Камско-Устьинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Валиева Саухадия Файзиевна |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 9 |
У нас учат: | 1 |
Яңалыклар
"Юл билгеләрен беләсеңме?"
Опубликовано: 13.11.2018Соңгы елларда республикабызда, шәһәр һәм авылларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте бик нык артты. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәләкәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Күп кенә очракта бу куркыныч һәләкәткә балалар үзләре сәбәпче була. Шуңа күрә, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.
Куркынысызлык айлыгы кысаларында 3,4 сыйныф укучылары безнең балалар бакчасына кереп "Юл билгеләрен беләсеңме?" дигән ачык чара үткәрделәр. Укучылар светофор, транспорт, юл билгеләре турында шигырьләр, җырлар җырладылар, балаларга үзләре ясаган буләкләрен тапшырдылар. Бакча балалары да читтә калмады, бик күп биремнәргә, табышмакларга җавап бирделәр. Бу чараны оештырып, безгә күңелле мизгелләр бүләк иткән сыйныф җитәкчесе Сафина Мәдинә Салих кызына, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
К списку новостей