Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Многопрофильный лицей №10» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «10нчы күппрофильле лицей» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423606, Республика Татарстан, город Елабуга, улица Марджани, дом 54, 423606; Республика Татарстан, город Елабуга, улица Марджани, дом 26А |
Телефон: | +7(855)-579-44-72;+7(855)-579-49-36;+7(855)-579-50-37 |
E-Mail: | Husainova.G@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Многопрофильный лицей №10" ЕМР РТ |
Руководитель: | Хусаинова Гульнара Халисовна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 2113 учащихся, из них иностранных граждан 9 |
У нас учат: | 102 педагога Язык обучения: русский |
Новостной блок
10нчы мәктәп Тукай оныкларын җыйды - В школе №10 собрались внуки Тукая
Опубликовано: 21.04.2017
И туган тел, иматур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Туган телен яратучы, татар теленә хөрмәт белән караучы шигырь сөйләү осталары 21нче апрель көнне Алабуга шәһәренең 10нчы санлы мәктәбенә җыелдылар. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Без - Тукай оныклары” дип исемләнгән муниципаль чарада аның иҗатына дан җырланды, шулай ук әдибебез турында иҗат ителгән шигырьләр яңгырады.
Һәрвакыттагыча, шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән башланып китте. Алай гына да түгел, бәйгедә катнашучылар арасында халкыбызның гимнына әверелгән җырны үзлегеннән башкаручылар да шактый булды. Сәхнә түренә кети-кети уйнарга яратучы Шүрәле, якты көнгә сөенүче Күбәләк, песи белән уйнаучы Ләмига, эшен бетерми торып уен турында уйларга ярамавын яхшы белүче Бала, хәтта кечкенә Апуш үзе дә чыкты. Нинди генә рольгә кермәсеннәр, кызлар-малайлар һәркайсын тамашачыны таң калдырырлык итеп башкардылар. Чарага, чынлап та, иң булган сәхнә осталары җыелган иде. Бәйгенең мәктәп этабын узып, район турында катнашу хокукын алган бу укучыларның барысын да җиңүчеләр дип атарга була. Алар арасыннан иң осталары дип жюри әгъзалары 3нче сыйныф укучысы Мөхәммәтшина Аделинаны, 6нчы сыйныф укучысы Гйззәтуллина Диананы, 7нче сыйныф укучысы Дублеженко Александрны, 8нче сыйныф укучысы Ихсанова Камиләне билгеләде.
“Рәйхан” ансамбле, 10нчы санлы мәктәп укучылары башкаруында җырлар, баян һәм курай кебек уен коралларында уйнау, 1нче һәм 7нче сыйныф укучылары катнашындагы хорлар, “Улыбка” бию төркеме чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Кичә ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.
21 апреля в школе №10 города Елабуга прошел муниципальный конкурс чтецов «Мы – внуки Тукая». Учащиеся из 10 школ города рассказывали стихи великого татарского поэта Габдуллы Тукая. На школьной сцене можно было видеть и сказочных героев Тукая и самого маленького Апуша. Члены жюри отметили самыми лучшими выступления Мухаметшиной Аделины (3 класс), Гиззатуллиной Дианы (6 класс), Дублеженко Александра (7 класс), Ихсановой Камиллы (8 класс). Победители были награждены грамотами и памятными подарками
К списку новостей