МБОУ «Старокуклюкская основная общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Иске Куклюк төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423618, Республика Татарстан, Елабужский район, село Старый Куклюк, переулок Школьный, дом 2 |
Телефон: | +7(855)-577-48-25 |
E-Mail: | Ssk.Elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокуклюкская основная школа" ЕМР РТ |
Руководитель: | Бахметова Гульнара Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 19 учащихся,6 воспитанников дошкольного блока, из них иностранных граждан:1(дошкольная группа) |
У нас учат: | 9 учителей; 1 воспитатель; Язык обучения: русский |
МБОУ «Старокуклюкская основная общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Иске Куклюк төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Внеклассное мероприятие “Путешествие в страну коррупции” / Сыйныфтан тыш чара “Коррупция иленә сәяхәт”. 11.12.2019
В рамках Недели, посвященной Международному дню борьбы с коррупцией, было проведено мероприятие под названием "Путешествие в страну коррупции ". Участниками мероприятия узнали, что такое коррупция и почему все взрослые говорят: "Коррупция — это плохо". Почему это карается законом? Чтобы ответить на эти вопросы дети показывали сценки на новый лад из известных сказок: "Айболит", "Теремок ", «Дядя Степа-милиционер". Затем дети активно включились в обсуждение переделанных сказок.
На примере неправильных действий сказочных героев детям было разъяснено, что коррупция — это плохо и противозаконно, что человек должен быть всегда честным и что не всё в мире ценится деньгами.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган атна кысаларында «Коррупция иленә сәяхәт» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада катнашучы балалар коррупциянең нәрсә икәнен һәм ни өчен барлык өлкәннәр: "Коррупция — ул начар", - диюләрен белделәр. Бу сорауларга җавап бирү өчен балалар танылган "Айболит", "Төремкәй", «Степа абый-милиционер" әкиятләреннән заманча итеп үзгәртелгән сценкалар күрсәттеләр. Соңыннан әкиятләр буенча фикер алыштылар. Геройларның начар гамәлләре мисалында балаларга коррупциянең начар һәм законга каршы булуы аңлатылды. Кеше һәрвакыт гадел булырга тиешлеге һәм дөньяда бар нәрсәдә акча белән генә бәяләнмәве ассызыкланды.
-
Операция «Забота»/ «Кайгырту» операциясе 10.12.2019
В рамках Декады инвалидов учащиеся 4-6 классов навестили труженика тыла Пономареву З.С.. Зоя Степановна, несмотря на преклонный возраст, все делает по дому сама. Любит ухаживать за домашними цветами, петь протяжные марийские песни. Зоя Степановна рассказала детям, как она в годы войны помогала родителям.
Инвалидлар декадасы кысаларында 4-6 нчы сыйныф укучылары тыл хезмәтчәне Пономарева З.С. янына бардылар. Зоя Степановна, олы яшьтә булуына карамастан, өй-хуҗалык эшләрен үзе башкара. Ул аеруча гөлләр үстерергә, борынгы мари җырларын җырларга ярата. Зоя Степановна балаларга сугыш елларында әти-әниләренә ничек ярдәм итүе турында сөйләде. -
Защита проекта “Красная книга”/ “Кызыл китап” проетын яклау 09.12.2019
В рамках экологической акции учащиеся 1-2 классов провели исследовательскую работу по изучению исчезающих птиц и животных нашего края. По результатам своих исследований каждый из ребят создали проект своей “Красной книги” и представили их учащимся школы.
Экологик акция кысаларында 1-2 нче сыйныф укучылары туган ягыбызда юкка чыгып баручы кошлар һәм хайваннарны барлау һәм өйрәнү буенча тикшеренү эшләре үткәрделәр. Нәтиҗәдә һәр бала үзенең “Кызыл китап” проектын башка укучыларга тәкъдим итте. -
Конкурс рисунков «Идет доброта по Земле» / «Җир буйлап Игелек бара» рәсем конкурсы 05.12.2019
В рамках декады, приуроченной Дню инвалидов, в школе организован конкурс рисунков «Идет доброта по Земле» под девизом «Дарите доброту души друг другу». Учащиеся школы изобразили в своих творческих работах сюжеты с добрыми делами, где дети помогают старшим, животным, птицам.
Инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында мәктәптә " Җир буйлап игелек бара» дигән рәсем конкурсы оештырылды. Укучылар үзләренең иҗади эшләрендә өлкәннәргә, хайваннарга, кошларга ничек ярдәм итүләре турында рәсемнәр ясадылар. -
Внеклассное мероприятие «Научите свое сердце добру»/ Сыйныфтан тыш чара «Йөрәгегезне игелеккә өйрәтегез!» 03.12.2019
Дарите людям доброту,
Заботу и любовь,
И пониманье и мечту –
Дарите вновь и вновь!
Пусть о награде мысли нет
И никогда не будет,
Ответный сердца тёплый свет
Тебе подарят люди.
В рамках Декады инвалидов прошло внеклассное мероприятие «Научите свое сердце добру». Прозвучали стихи, песни, пословицы о добре. С помощью капелек добра, цветов, насекомых, птиц дети создали картину «Поляна доброты».
Инвалидлар декадасы кысаларында «Йөрәгегезне игелеккә өйрәтегез!» дигән класстан тыш чара узды. Чарада яхшылык турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр яңгырады. Игелеклелек тамчылары, чәчәкләр, бөҗәкләр, кошлар ярдәмендә балалар үз куллары белән «Игелек аланы» картинасын иҗат иттеләр.
Ходайның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк. -
Культурно-просветительская акция «Культурный марафон»/ «Мәдәни марафон» Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясе 02.12.2019
В рамках всероссийской культурно-просветительской акции «Культурный марафон» учащиеся 2-4 классов получили Грамоты за успешное прохождение теста. Поздравляем!
Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясе кысаларында 2-4 нче сыйныф укучылары тестны уңышлы узганнары өчен грамоталар белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! -
Муниципальная экологическая акция «Покормите птиц зимой»/ «Кышын кошларны ашатыгыз!» муниципаль экологик акциясе 28.11.2019
Зима – тяжёлое и сложное время для птиц. Большое количество пернатых гибнет в зимние месяцы от голода. Но каждый из нас может помочь птицам. Для этого надо лишь смастерить кормушку и следить за тем, чтобы в ней каждый день был корм. Учащиеся нашей школы совместно с родителями приняли активное участие в экологической акции «Покормите птиц зимой», смастерив кормушки из подручного материала и развесив их на территории школы.
Кыш - кошлар өчен авыр һәм катлаулы вакыт. Кышын ачлыктан һәм суыктан үлүче кошлар күп. Әмма безнең һәрберебез кошларга ярдәм итә ала. Моның өчен җимлек ясап, анда көн саен азык булуын күзәтеп торырга гына кирәк. Безнең мәктәп укучылары әти-әниләр белән берлектә «Кышын кошларны ашатыгыз!» экологик акциясендә актив катнаштылар: кул астындагы материаллардан җимлекләр ясап мәктәп территориясенә элеп чыктылар. -
Концерт, посвященный ко Дню Матери “С праздником, Мама!”/Әниләр көненә багышланган концерт “Бәйрәм белән, әни!” 23.11.2019
Особое место, среди многочисленных праздников, отмечаемых в нашей стране, занимает - День матери. В этот день хочется сказать слова благодарности всем Мамам, которые дарят детям любовь, добро, нежность и ласку.
23 ноября в СДК прошел концерт «С праздником, мама!». Обучающиеся школы обрадовали своих мам добрыми пожеланиями и яркими выступлениями.
Говорим «Спасибо»!
Мы, родные, Вам.
Ведь Земля красива
ДОБРОТОЮ МАМ!
Илебездә билгеләп үтелүче күп санлы бәйрәмнәр арасында аерым урынны Әниләр көне алып тора. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык әниләргә дә рәхмәт әйтәсе килә.
23 ноябрь көнне авыл мәдәният йортында " Бәйрәм белән, әни!” концерты булды. Мәктәп укучылары үз әниләрен изге теләкләре һәм матур чыгышлары белән сөендерделәр.
Кадерле әниләрне
Яратабыз, тыңлыйбыз.
Исәнлек һәм саулык теләп
Бәйрәм белән котлыйбыз! -
Устный журнал «Великий собиратель слов»/ Телдән журнал «Сүзләр җыючы В.И.Даль» 22.11.2019
С учащимися 1-6 классов проведён устный журнал «Великий собиратель слов». Цель мероприятия: расширение знаний учащихся о личности В.И. Даля, знакомство с историей рождения «Толкового словаря живого великорусского языка». В рамках устного журнала ребята узнали не только биографию В.И. Даля, но и познакомились с краткой аннотацией написанных им рассказов и повестей. У многих ребят появилось желание прочитать произведения В.И. Даля.
1-6 сыйныф укучылары белән «Сүзләр җыючы В.И.Даль» дигән телдән журнал үткәрелде. Чараның максаты: укучыларның В.И. Даль турында белемнәрен киңәйтү, ул төзегән аңлатмалы сүзлекнең тарихы белән таныштыру. Телдән журнал кысаларында балалар В.И. Дальның тормыш юлы белән генә түгел, ә ул язган хикәяләрнең һәм повестьларның кыскача аннотациясе белән дә таныштылар. Күп кенә балаларның В.И. Даль әсәрләрен уку теләге туды. -
Библиотечный урок «Словари – наши помощники»/ «Сүзлекләр-безнең ярдәмчеләр» 20.11.2019
20 ноября прошел библиотечный урок «Словари – наши помощники». Ребята на уроке узнали значение слова «словарь», посмотрели презентацию о словарях, поделились информацией о составителях словарей и посетили информационную выставку «Тайна русского языка в словарях». В конце урока ребята, поделившись на группы и используя словари, выполняли задания и определили самого грамотного и эрудированного ученика урока.
20 нче ноябрь көнне «Сүзлекләр – безнең ярдәмчеләребез» дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Укучылар дәрестә «сүзлек» сүзенең мәгънәсенә төшенделәр, сүзлекләр турында презентация карадылар, «Сүзлекләрдә рус теле сере» мәгълүмати күргәзмәсе белән таныштылар. Дәрес ахырында балалар, төркемнәргә бүленеп, сүзлекләр ярдәмендә биремнәр үтәделәр һәм дәреснең иң белемле, эрудицияле укучысын билгеләделәр.