Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Детский сад №26 "Семицветик" комбинированного вида Елабужского муниципального района \ Алабуга районы «Семицветик» исемле катнаш төрдәге 26 нчы балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423603, Республика Татарстан, город Елабуга, улица Пролетарская, 28 |
Телефон: | (885557) 3-71-80 |
E-Mail: | Elabuga.ds26@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Д/с №26 "Семицветик"комбинированного вида ЕМР |
Руководитель: | Бадыкшанова Альбина Талгатовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 134 воспитанника. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами -0 детей |
У нас учат: | 30 педагогов; язык обучения русский |
Новости детского сада
Наша Армия самая сильная. /Безнең Армия иң көчле.
Опубликовано: 23.02.2022
Бүген илебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында бу бәйрәмгә багышланган чаралар үтте. Малайлар һәм кызлар безнең Армиянең бөтен дөньяда иң көчлесе булуы турында горурланып сөйләделәр. Иң көчле булуларына карамастан, безнең солдатлар беркемгә дә һөҗүм итми, киресенчә, безнең чикләрне саклыйлар. Балалар Россия Армиясендәге гаскәрләрнең күп төрлелеге, аларның үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре турында белемнәрен ныгыттылар. Ватаныбызның чын сакчысы булу өчен белемле, кыю, батыр булырга кирәк. Солдатлар көчле, тиз, җитез, чыдам булу, төз ату өчен бик күп шөгыльләнәләр. Безнең яшь сакчыларга күңелле эстафеталарда "сугышчан тревога буенча" тезелеп басарга, дошман танкларын “яндырырга”, йөгерек атларда чабарга, каршылыклар полосасын узарга, "мөһим мәгълүматларны штабка илтеп" куярга, үз самолетларын һавага күтәрергә туры килде. Балалар бик күп уңай эмоцияләр, патриотик кәеф алдылар, чын дуслык һәм бердәмлекне сакларга кирәклеген аңладылар. Өлкәннәр һәм балалар составындагы тату коллективыбыз белән без барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Барлык кешеләргә тыныч күк йөзе һәм игелеклелек телибез!
К списку новостей