• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение "Спортивная школа №2" Елабужского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 423600, г. Елабуга, ул. Тази Гиззата, д. 29
Телефон: +7(855)-573-25-74;+7(855)-573-74-07
E-Mail: sport-2elabuga@mail.ru
Министерство: Министерство спорта Республики Татарстан
Короткое название: МБУ "СШ №2" ЕМР РТ
Тип УДО: Спорт
Руководитель: Гарифуллин Ильшат Ильнурович
Год основания учреждения: 1994
У нас учатся: 521 детей
У нас учат: 18 тренеров-преподавателей

Новости школы

Показательные выступления по борьбе на поясах в Париже

Опубликовано: 25.03.2019

Татар көрәшчеләр янә бер тапкыр көрәшебезне дөньяга танытты. 8000нән тамашачы көрәшебезне күреп сокландылар да, таң да калдылар, ди Муса Галләмов.

Бөтендөнья көрәш төрләре фестивале быел Франция башкаласы Парижда үтте. Әлеге чарада татар көрәшчеләре дә катнашты. Bercy Accor Hotels Arena стадионында безнекеләр тарафыннан тәкъдим ителгән татар көрәшенең сәнгати нигезләрен сигез меңнән артык тамашачы караган.

Россиянең көрәш федерациясе алып барган делегациядә Раил Нургалиев, Фәрхәт Фәйзуллин, Муса Галләмов, Ислам Фәлахов, Айнур Сыртаев, Азат Нурмөхәммәтов белән берлектә, Олимпия уеннары призеры Морад Гайдаров та булды, дип хәбәр итә федерациясенең рәсми сайты. Мөмкинлектән файдаланып, без дә Муса Галләмов белән элемтәгә чыктык.

«Биредә барлыгы 40тан артык көрәш, сугыш төрләре тәкъдим ителде. Россиядән самбо, айкидо, бурят көрәше һәм безнең көрәш күрсәтелде, — диде безгә көрәш буенча дөнья чемпионы. — Accor Hotels arena да 8000 тамашачы каршында чыгыш ясадык. Көрәшебезне ошаттылар. Алай гына да түгел, көрәшебезгә барысы да сокланды һәм таң калды».


Источник: Кавиев Р.Н

К списку новостей