Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20 |
| Телефон: | +7(855)-577-42-67 |
| E-Mail: | Smort.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Хадиев Фаниль Василович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 12 учителей Языки обучения: татарский и русский |
Новостные блоки
Татар теле һәм татар әдәбияты атналыгы
Опубликовано: 30.01.201230 гыйнварда мәктәптә татар теле һәм татар әдәбияты атналыгы башланды. Бүген 11 сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес булып узды. Дәреснең темасы: Аяз Гыйләҗевның "Әтәч менгән читәнгә" әсәрендә күтәрелгән әхлакый проблемалар. Балалар язучының тормышы, иҗат юлы турында бик эчтәлекле чыгышлар һәм презентация әзерләгәннәр.
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.
1948 – 1950 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казахстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.
1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян» һәм «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» ("Казан утлары") журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.
1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.
Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре
"Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның, ә 1985 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул – М.Горький исемендәге премия лауреаты да.
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Аяз Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде
К списку новостей









