Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20 |
| Телефон: | +7(855)-577-42-67 |
| E-Mail: | Smort.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Хадиев Фаниль Василович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 12 учителей Языки обучения: татарский и русский |
Новостные блоки
Кояш гомере телим, Әнием сиңа...
Опубликовано: 24.11.2011Бүген 1 һәм 3 сыйныф укучылары әниләрен бәйрәм белән котладылар...
Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Талгын гына көй агыла. Сәхнәгә алып баручылар чыга.
1 алып баручы: Хәерле көн,безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез. Сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!
Газиз әнкәй!
Иң сөйкемле күзләр - әниемнеке,
Йомшак, җылы куллар – әниемнеке.
1. Иң-иң татлы сүзләр – әниемнеке,
Җан изрәткән җырлар – әниемнеке.
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!
2 алып баручы: Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә” дип ачылган.
1 алып баручы: Әниләрегез сезне һәркөнне хәерле юл теләп мәктәпкә озаталар һәм тәмле ашлары, ягымлы йөзләре белән каршы алалар. Нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр алар.
2 алып баручы: Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.
1 алып баручы: Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә җитмәс төсле.
2 алып баручы: Ә хәзер, хөрмәтле әниләр, балаларыгызның да сезнең өчен бәйрәм сәламе бар.
1 нче укучы
Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын сез,
Кешелекнең иң зур зиннәте- сез
Яшәү мәгънәсн дә хатын- кыз!
2 нче укучы
Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тулып торсын.
(Әниләргә бүләкләр тапшырыла)
Кичәдә шулай ук бик күп уеннар уйнатылды( "Шигырьне дәвам ит", "Көйне таны",викторина), әниләргә багышлап матур җырлар башкарылды.
К списку новостей









