Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20 |
| Телефон: | +7(855)-577-42-67 |
| E-Mail: | Smort.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Хадиев Фаниль Василович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 12 учителей Языки обучения: татарский и русский |
Новостные блоки
Укучыларның фәнни - гамәли конференциясе
Опубликовано: 19.03.2014Мәктәп белемнәреннән – фәнни ачышларга
Безнең Морт мәктәбендә “Эрудит” исемле фәнни җәмгыять 8 ел буе эшләп килә. Шушы вакыт эчендә безнең мәктәп укучылары төрле өлкәдә үзләренең иҗади сәләтләрен һәм белемнәрен сынадылар, үрләр яуладылар. Язгы каникуллар алдыннан Морт урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2 – 11 сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашында фәнни – гамәли конференция узды. Конференциянең төп максаты – сәләтле балаларны һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау иде.Конференция “Математика һәм мәдәният елына” багышланды. Анда төрле фәннән иҗади һәм эзләнү характерындагы эшләр тәкъдим ителде. 2-4 сыйныфлар конференциягә реферат эшләре, ә 5 -11 сыйныфлар фәнни -тикшеренү характерындагы эшләр әзерләгәннәр. Фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча, укучыларга төрле номинацияләрдә җиңгәне өчен дипломнар һәм грамоталар тапшырылды.“Кызыксынып уку” номинациясендә 3нче дәрәҗә диплом белән түбәндәге укучылар бүләкләнде:\Сафина Гөлназ-11 сыйныф (фәнни җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Р.Г); Марданов Раяз – 10 сыйныф( фәнни җитәкчесе - тарих укытучысы Гайфетдинов Г.А.); Романова Диана, Сабирҗанова Эльвина, Юнысова Регина – 8 сыйныф (фәнни җитәкчеләре- инглиз теле укытучысы Гобәйдуллина З.Н.) “Шәхси үрләр яулау” номинациясендә 4 сыйныф укучысы Нуриәхмәтова Зилия (фәнни җитәкчесе- физик культура укытучысы Нуриәхмәтов Д.Ш.) җиңүче дип табылды.“Белемдә – көч” номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән Галиев Рөстәм 10 сыйныф (фәнни җитәкчесе- биология укытучысы Галиева Л.Х.), Габбасова Әдилә, 8 сыйныф (фәнни җитәксесе -химия укытучысы Гайнанова Р.М.) бүләкләнделәр.“Минем беренче ачышларым” номинациясендә 7 сыйныф укучылары Голушко Эльвира һәм Мәҗитова Резедә, 6 сыйныф укучылары Галиев Рифат һәм Моратов Таһир (фәнни җитәкчеләре Физика һәм математика укытучысы Смехова С.М.) шулай ук 2нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнделәр.“Иҗат һәм оригинальлек” номинациясендә 5 сыйныф укучысы Голушко Миша (фәнни җитәкчесе- технология укытучысы Гобәйдуллин Ф.Г.), “Барысын да белергә телим” номинациясендә 3 -4 сыйныф укучылары (фәнни җитәчеләре- башлангыч сыйныф укытучысы Закирова А.Ә) грамоталар белән бүләкләнделәр.“Ел ачышы”номинациясендә 1 - 2 укучылары (фәнни җитәкчеләре- башлангыч сыйныф укытучысы Гайфетдинова Р.З) грамоталар белән бүләкләнделәр.“2014 елның иң яхшы фәнни – тикшеренү” проектында 10 сыйныф укучысы Гобәйдуллин Заһит(фәнни җитәкчесе -рус теле укытучысы Тихомирова З.Г.) җиңүче дип табылды.10 сыйныф укучылары Ибраһимов Райнурга һәм Шакиров Илнурга рәхмәт сүзләре әйтелде.(фәнни җиәкчеләре Гайфетдинов Г.А.)Фәнни – гамәли конференция югары дәрәҗәдә узды. Анда катнашучылар зур канәгатьлек хисе кичерде.
К списку новостей









