• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”​

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”​

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20
Телефон: +7(855)-577-42-67
E-Mail: Smort.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ
Руководитель: Хадиев Фаниль Василович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 12 учителей Языки обучения: татарский и русский

Новостные блоки

Гасырлар улы

Опубликовано: 15.02.2013

Муса Җәлил дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде. СУГЫШ... Күпме кешенең чәчәктәй гомерен өзде ул. Күпме гөнаһсыз кешенең каны дәрья урынына акты. Әле хәзер дә, ул еллардан соң 68 ел үтсә дә, фашизмга ләгънәт укыйлар. Ватан өчен барган изге көрәштә татар халкының күпме бөек улы башын салды. Күпме әсәрләр, шигырьләр, күңелләрдә туып та ак кәгазь битенә төшмичә, яралгы хәлендә югалды. Муса җәлилнең дә ни бары 94 шигыре генә бик бормалы юллар аша туган илгә кайтып җитә алды. Үлем карары чыгарылгач та, шагыйрь күңелен төшерми, рухын сындырмый. Төрмәнең кысан, караңгы камерасында да аның өчен иҗат йолдызы балкый. Тоткынлыкта тимер чыбыклар белән уратып алынган төрмә камерасында да ул, җырчы сабан тургаедай, һаман биеккә талпына. Татар легионында аның башка лагерьларга чыгып йөрергә, кешеләр белән аралашырга мөмкинлеге бар, ләкин аның тынгысыз җаны богаулы. Ул үз фикерен ачыктан – ачык әйтә алмый, һәр адымын үлчәп атларга мәҗбүр. Аның бер генә артык хәрәкәте дә очлы зәһәр күзләрдән читтә кала алмый. Йөрәгеннән ургып чыккан кичерешләре, фашистларга карата нәфрәт, ачу шигырьләренә күчә. Фашистларга каршы көрәшкә ул штык белән түгел, көчле каләме белән чыга. “Моабит дәфтәре” Җәлилне җиңелмәс үлмәс рухлы итеп танытты. Көчле рух белән сугарылган бу шигырьләр күпләрнең күңелендә көчле яңгыраш тапты, җыр булып яңгырады. Мәркәзе без Казанда, Кремль каршындагы һәйкәлдә дә Җәлил горур, нык ихтиярлы, башын югары күтәреп, кулларын артка таба богаулап куелган килеш сурәтләнгән. Әгәр дә җан иңдерсәң, тимер богауларын бер талпынуда өзеп ташлар шикелле. Аның кабатланмас рухы гасырларга барып җитәр әле.

 



К списку новостей