Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20 |
| Телефон: | +7(855)-577-42-67 |
| E-Mail: | Smort.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Хадиев Фаниль Василович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 12 учителей Языки обучения: татарский и русский |
Новостные блоки
Әниләр көне
Опубликовано: 22.11.2012Әни... Нинди матур сүз бу! Бу сүзне һәркем үзенең иң кадерле, иң якын, иң газиз кешесенә әйтә. Шушы бер сүздән әниләр безнең шатлыкны да, кайгыны да белә. Шушы сүз аша әниләр безнең уйларны дә сизә. Чөнки "әни" сүзе һәркемнең йөрәгендә туа, ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип эндәшә алган кеше нинди бәхетле! Әниләр безне тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, дөньяга китергән. Бәхетле, тәүфыйклы бала булсын дип теләк теләп, ак биләүгә биләгән. Еласак, юаткан, моңлы бишек җырлары җырлап йоклаткан, татлы йокыбыздан иркәләп уяткан. Авырсак, төн йокыларын калдырып, безне баккан. Безнең уңышларыбызга сөенгән, кайгыларыбызга көенгән. Үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен кызганмаган, гомер буе безгә иң зур терәк, олы киңәшче булган, яшәү өчен көч биргән. Әниләр безне кешеләргә карата шәфкатьле, ярдәмчел булырга, хезмәтне яратырга өйрәткән, зур тормышка әзерләгән. Тормыш йөген ир-ат белән бергә җигелеп тартучылар да, гаилә учагын сүндерми саклаучылар да – әниләр. Боларның барысы өчен дә без әниләргә бик зур рәхмәтле! Дөньяда әниләрдән дә изге зат юктыр. Ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Олыгаеп, чәчләргә чал кергән булса да, әниләр өчен без һаман бала булып калабыз.
Кадерле, хөрмәтле әниләр! Сезне Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, ак бәхетләр, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни һәм әби булып, шатланып-куанып яшәүләр насыйп булсын!
К списку новостей









