• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”​

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”​

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20
Телефон: +7(855)-577-42-67
E-Mail: Smort.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ
Руководитель: Хадиев Фаниль Василович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 12 учителей Языки обучения: татарский и русский

Новостные блоки

Слова благодарности ветеранам от тех, кто не знает слова “Война”

Опубликовано: 05.05.2017

“Слова благодарности ветеранам  от тех, кто не знает слова “Война”.

1. Әхтәмова Зөһрә, 7 сыйныф

Озакламый килеп җитәр Җиңү бәйрәме.

Батырларга бүләк итәрмен чәчәк бәйләме.

Кан койган алар киләчәк өчен,

Җиңү хакына биреп бар көчен.

Алар биргән тынычлыкның кадерен белик!

Үлгәннәрне дә онытмыйк- каберен белик!

Юбилейны каршы алыйк уңышлар белән

Үтсә иде гомеребез Тынычлык белән.

2. Ахметзянова Рүзилә Габдрашитовна, татар теле һәм әдәбияте укытучысы

Җиңү таңы өчен миллионнарның

Күз яше һәм каны түгелгән...

Чыңлый кабат: сугышларсыз гына

Яшәп китсәк иде бүгеннән!

72 ел күгебез аяз, тормышыбыз хәвефсез,ныклы, ямьле. Зәңгәр күктә кояш елмая,

күгәрченнәр гөрли. Өстәлләребез сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген

аңларга өйрәтүче Бөек Ватан сугышы ветераннары! Сезнең безгә эшләгән изгелекләрегез,

батырлыкларыгыз санап бетергесез. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт Сезгә.Бу бәхетле,

матур тормышта яшәвебез, сулар һавабыз, эчкән суыбыз өчен без Сезгә бурычлы.

Акыллы киңәшләрегез белән ярдәм итеп, барлыгыгыз белән тормышыбызны ямьләп,

озак яшәгез, киң күңелле, олы йөрәкле ветераннарыбыз!

3. Гаффанов Илназ, 8 сыйныф

Батыр солдатларга.

Безгә матур тормыш бирер өчен

Бик күп күргән алар сугышта.

Кулсыз,күзсез,аяксыз кайтсалар да,

Зарланмаган алар тормыштан.

Күпләре кайта алмый калган

Яу кырында ятып калганнар.

Данлы,истәлекле еллар булып

Тарихларга кереп калганнар.

Сез күрсәткән батырлыклар

Мәңге калыр безнең йөрәктә.

Буыннардан-буыннарга күчеп

Мәңгелек ут булып янарлар.

4. Губайдуллина Фирүзә, 6 сыйныф.

ҖИҢҮ! Дүрт хәрефле шушы кечкенә сүз бик күп хатирәләр уята, безнең уйларыбызны

канлы сугыш елларына алып китә. Сугыш... Нинди авыр сүз. Бу сүздә күпме түгелгән яшь,

кан, вакытсыз өзелгән гомерләр. Бу сүз күпме кешенең йөрәгендә авыр яра калдырган.

Күпме кеше якты киләчәгебез өчен җаннарын да кызганмаган. Туган илгә намуслы, тугры

булганлыклары белән халкыбыз Бөек Җиңүне яулап алган. Җиңү көне – барлык халык

бәйрәме. Ватаныбызны һәм бөтен дөньяны фашистлар һәҗүменнән коткарып калучы

якташларыбызга, авылдашларыбызга рәхмәт белдерәбез, алар алдында баш иябез. Без

беркайчан да бу Җиңүне ни бәягә яулап алганны онытырга тиеш түгелбез. Без мәңгегә

әбиләребезгә, бабайларыбызга бурычлыбыз!

5. Гайнанова Азалия, 7 сыйныф

Минем бабам ветеран

Ул сугышта катнашкан.

Ә әбием өлкәннәргә

Кыр эшендә булышкан.

Оекбаш бәйләгән әбием

Фронтка җибәрергә.

Насыйп булган аларга

Җиңү көнен күрергә.

Бик күп еллар үтеп китте

Ул дәһшәтле көннәрдән.

Ветераннарның сафлары

Ел саен сирәгәя...

Хөрмәт итәм мин аларны

Зур җиңүләре өчен.

Мин дә тырышып укырмын

Кызганмый бөтен көчем.

6. Галиев Рифат, 9 сыйныф

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне Җиңү көне белән тәбрик итәбез! 72 ел...

Тик ничә ел гына үтмәсен, сугышның афәтләре онытылмады, алар Сезнең күңелегездә

тирән эз калдырган. Әлеге канкойгыч сугышта күпме балалар ятим калган да, күпме ата-

аналар газиз балаларын югалтканнар. Сезнең күз алдыгызда дусларыгыз, туганнарыгыз

һәлак булган. Ләкин Сез бу авыр сынауларны үтеп, илебезгә тынычлык бүләк иттегез.

Әлеге тыныч көннәр, аяз күк йөзләре өчен без, иң беренче чиратта, нәкъ менә Сезгә

рәхмәтлебез, кадерле ветераннар! Дошманга каршы торырлык көч туплый алуыгызга, иң

кыен вакытта да рухи батырлык табып, туган илебез өчен көрәшүегезгә, бүгенге тыныч

тормыш, өметле киләчәк өчен Сезнең алда баш иябез. Сезгә алдагы тормышыгызда

корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар иминлеге теләп калабыз!

7. Галиева Ләйсән Хатиповна, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Бүгенге тормышыбыз шатлыклы таңнарга бай, киләчәгебез тагын да гүзәлрәк

булачагына ышанып яшибез. Туган авылыбыз йөзе еллап түгел, айлап, көнләп үзгәрә.

Боларның барысы өчен дә без, барыннан да элек илебезгә азатлык алып килгән, утлар-

сулар кичкән, яшендәй яшьнәп үткән тормыш сәхифәләренә бай булган

авылдашларыбызга бурычлы. Тынычлык ул – яшәү, тормыш. Тынычлык ул - бәхет,

сәламәтлек. Тынычлык – кибет киштәләрендәге ипекәйләр. Тынычлык - мәктәпләрдә,

балалар бакчаларында тәтбияләнүче балаларның көләч йөзләре. Тынычлык – җир

шарындагы барлык халыкларның рәхәт яшәве. Тынычлык теләү генә аз, аның өчен һәркем

көрәшергә тиеш. Ул – намуслы хезмәт, яхшы уку, туган илебезне саклауга әзер булуыбыз.

Без беркем дә, бернәрсә дә онытылмады дибез. Бүгенге көндә явыз Гитлерны

җиңгән 1 ветераныбыз исән, ләкин аңа Афган сугышында катнашкан Раиф, Рөстәмнәр,

Чечен җирендәге явызлыкларны күреп кайткан Сирин һәм Ришатлар өстәлде.

Кешеләр, акылларыгызга килегез! Без бит әле Бөек Ватан сугышы ветераннары

алдында да бурычыбызны түләп бетермәдек диясе килә.

Күгебез аяз булсын, җиребез бай булсын, аналар чәче кайгыдан агармасын – бу

дөньядагы барлык тынычлык сөюче халыклар теләге.



К списку новостей