• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”​

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”​

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20
Телефон: +7(855)-577-42-67
E-Mail: Smort.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ
Руководитель: Хадиев Фаниль Василович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 12 учителей Языки обучения: татарский и русский

Новостные блоки

Сак булыгыз, юка боз!!!

Опубликовано: 03.03.2017

Көннәр әкренләп җылытуга барганда, елга-күлләрдә, сулыкларда боз катламы эри башлый. Шунлыктан, боз өстендә йөрү кеше тормышы өчен куркыныч тудыра. Андый вакытта бозга кереп йөрергә кирәкми дә. Әгәр дә инде берәр хәл була калса, боз астына төшеп киткән очракта, үз-үзеңне коткару юнәлешендә кайбер киңәшләрне дә истә тотыгыз:

– баш белән суга чуммас өчен кулларны киң итеп җәяргә кирәк;

– бөтен гәүдә белән юка боз читенә ятмаска, чөнки авырлыктан ул ватылачак;

– үзегезне суда тоткан вакытта физик көчне мөмкин кадәр азрак сарыф итегез, чөнки хәрәкәтләнгәндә судан барлыкка килгән өстәмә изоляция бозыла;

– башны су өстеннән биегрәк тотарга тырышыгыз. Организмда җылылык югалуның күп өлеше аңа туры килә;

– куркыныч урыннан кисәк хәрәкәтләр ясамыйча гына килгән урыныгызга шуышып китегез.

Шулай ук үзегезгә коткаручы ролендә булырга туры килүе мөмкин. Мондый очракта нишләргә? Су катмаган ачык урынга сак кына, түш белән шуышып килергә киңәш ителә. Үзегезнең ярдәмгә килүегез турында батучыга кычкырып хәбәр итсәгез, бу аңа бераз ышаныч һәм көч бирер. 3–4 метр ара калгач, бау, такта, шарф, кул астында нәрсә бар, шуны сузыгыз. Ә менә ярдәмгә кул сузу бик хәтәр, чөнки якын килеп, бозга авырлыкны арттырып, үзегезнең дә төшеп китүегез ихтимал.



К списку новостей