• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”​

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”​

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20
Телефон: +7(855)-577-42-67
E-Mail: Smort.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ
Руководитель: Хадиев Фаниль Василович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 12 учителей Языки обучения: татарский и русский

Новостные блоки

Татар телендә мультфильмнар карау

Опубликовано: 30.01.2017

Туган тел айлыгы дәвам итә.  

Күптән түгел генә укытучыларга ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.  
 Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Кече яшьтәге мәктәп балалары эмоциональ, хәрәкәтчән балалар. Алар тиз арыйлар, бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең ихтыяҗына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Хәзерге вакытты “Бала” сайтында барлыгы 25 мультфильм урнашкан. Шуларның 17се Г.Тукай, 2се А.Алиш, 5се татар халык әкиятләре һәм берсе Зәкәрия Әхмәровныкы.Бөтен сыйныфларда да Г.Тукай иҗаты өйрәнгәнлектән бу мультфильмнарны рәхәтләнеп кулланырга була. Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүне балалар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр. Шуннан соң балаларга бу әсәрне сәхнәләштереп карау мөмкинлеге бирергә була. Бу балаларның сүзлек запасын баетуга, бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә, әсәрне истә калдырырга, баланың талантын ачуга һәм дәресне кызыклы үткәрүгә зур ярдәм итә.



К списку новостей