Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20 |
Телефон: | +7(855)-577-42-67 |
E-Mail: | Smort.Elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ |
Руководитель: | Хадиев Фаниль Василович |
Год основания учреждения: | 1938 |
У нас учатся: | 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 12 учителей Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Тукайга 05.04.2016
Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем, була минем юл күрсәтүче йолдызым!
-
Инсценировка сказки "Двенадцать месяцев"во 2 классе 02.04.2016
-
Весенняя экологическая операция "Белая береза" 01.04.2016
В школе проходят природоохраные мероприятия в рамках весенней экологической операции "Белая береза": беседы, классные часы, конкурс листовок "Сок березы или ее слезы?!" Сроки проведения с 1- 10 апреля 2016г.
-
Страницы биографии и творчества 01.04.2016
1 апреля 2016 года исполнится 207 лет со дня рождения Николая Васильевича Гоголя. В истории русской литературы трудно найти фигуру более загадочную. Гениальный художник слова оставил после себя десятки бессмертных произведений и столько же тайн, до сих пор неподвластных исследователям жизни и творчества писателя. На уроках литературы мы вспомнили об этом великом писателе.
-
Снова в школу 31.03.2016
Отдохнувшие и набравшиеся сил, школьники вернулись в учреждение и уже втягиваются в учебный процесс. Четвёртая четверть - самая короткая и при этом самая ответственная, ведь от неё часто зависят итоги учебного года. Ребята активно взялись за дело: впереди много нового - и на уроках, и после уроков, а в 9-м классе - государственная итоговая аттестация.
-
БДИ га әзерләнү 20.03.2016
Язгы каникуллар вакытында мәктәптә 9нчы сыйныфлар өчен Бердәм Дәүләт Имтиханына әзерләнү бара.
-
" Мы вместе!" 18.03.2016
В школе во всех классах прошли классные часы, посвященные годовщине воссоединения Крыма и России.
-
Әлифба белән хушлашу 17.03.2016
Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
-
Без - Тукай оныклары 16.03.2016
2016 ел Татарстаныбызда Г.Тукай елы дип игълан ителде. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга быел 130 ел .Шул уңайдан мәктәбебездә төрле бәйгеләр, викториналар, шигырь укулар уза, күргәзмәләр оештырыла. Бу чараларның максаты шагыйрь Г.Тукай яшәгән заманны күзаллап, аның кечкенә Апуштан зур Тукай дәрәҗәсенә күтәрелә алуын, бөеклеккә нинди фаҗигаләр бәрабәренә ирешүен тирәнтен аңлату; укучыларда Г. Тукай иҗатына кызыксыну уяту; сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру; Г. Тукай әсәрләре аша укучыларны илхамландыру, рухландыру проблемасын Тукайның иҗаты аша ачыклау; Тукай иҗаты буенча төшерелгән мультфильмнар карау, фикерләр алышу.
-
Муниципаль методик семинар 11.03.2016
Морт мәктәбе –Алабуга районында алдынгы мәктәпләрнең берсе. 11нче мартта мәктәбебездә “ФГОС шартларында укыту процессын педагогик проектлау һәм белем сыйфатын үстерү ” исемле муниципаль методик семинары үтте. Семинарның максаты: укыту процессы шартларында федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыру һәм белем бирүнең сыйфатын арттыру. Бу семинарда Алабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсе белгечләре Балобанова А.А., Ибраһимова Г.Г., Валитов М.В. , татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле, башлангыч сыйныф, технология, физик культура, җыр, тарих, химия фәннәренең методик берләшмә җитәкчеләре һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Семинарга килгән кунакларны югары категорияле җитәкче, мәктәп директоры Гафаров Талгат Миннәхмәт улы каршы алды һәм мәктәп белән таныштырды. Килгән укытучыларга балаларның үз куллары белән эшләнгән күргәзмә һәм мәктәп музеена сәяхәт тәкъдим ителде.
Кунакларга башлангыч сыйныф укытучылары 1нче сыйныфта әйләнә-тирә дөньядан “Зоопаркта”, 2 нче сыйныфта технологиядән “Тукыма сәнгате”,физик культурадан “Баскетбол уены нигезендә хәрәкәтчән уеннар”, 4 нче сыйныфта “Ана йөрәге” дигән ачык дәресләр күрсәттеләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы 6 нчы сыйныфта Л.Ихсанованың “Наил һәм Фаил әсәрендә образлар системасы” буенча сөйләм үстерү дәресе әзерләде. Тарих укытучысы 7нче сыйныфта “Пётр I реформалары” проблемалы дәрес тәкъдим итте. Химия укытучысы 8 нче сыйныфта “Химия патшалыгына кунакка” кабатлау һәм йомгаклау дәресен үткәрде. 5нче һәм 7нче сыйныфларда инглиз теленнән “Белем илендә” исемле сыйныфтан тыш чара булды.
Дәрескә кергән кунаклар дәресләр турында уңай фикерләр әйттеләр. Барлык дәресләр методик яктан дөрес итеп төзелгән, һәр яктан уйланылган. Укытучыларның һәм укучыларның да алдан ук зур эзләнү эшләре алып барылуы күренеп тора. Дәрес хуҗалары – укучылар! Укытучылар – дирижер! Һәр дәрестә укытучылар заманча информацион технологияләрне, интернет челтәрләрен уңышлы файдаландылар, ФГОС шартларында укыту процессын педагогик проектлау һәм белем сыйфатын үстерүен дәвам итү өстендә эшләүне тәкъдим иттеләр.
Семинарда мәктәбебезнең театр коллективы көче белән әзерләнгән Равил Бохарайның “Апушның тылсымлы төшләре” исемле спектакле күрсәтелде. Бу спектакльне тамашачы җылы алкышларга күмде. Әлбәттә, бу өстәмә белем бирү педагогының системалы эш нәтиҗәсе.
Семинарга килгән кунаклар үзләренә файдалы мәгълүматлар алдылар һәм киләчәк эшләрендә Морт төп мәктәбе коллективына зур унышлар, саулык-сәламәтлек теләделәр.
Гобәйдуллина Зөлфирә Нияз кызы, укыту-буенча директор урынбасары