Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение " Детский сад №3 " Теремок" Елабужского муниципального района " Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «3 нчы номерлы «Теремкәй» балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423600, Республика Татарстан, город Елабуга, улица Казанская, дом 92 |
Телефон: | +7(855)-577-56-63 |
E-Mail: | Ds3.elb@tatar.ru dou3teremok@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Детский сад №3 " Теремок" ЕМР" РТ |
Руководитель: | Фасхеева Альфия Альбертовна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 72 воспитанника, из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения: русский |
Новости ДОУ
Габдулла Тукай - татар халык шагыйре
Опубликовано: 27.04.2015
27 апрельдә 3 нче номерлы “Теремкәй” балалар бакчасында Г.Тукайның туган көненә багышланган зур бәйрәм оештырылды. Габдулла Тукай безнең балаларыбызның иң яраткан әкиятчесе дисәк, мөгаен, ялгышмабыз. Аның әкиятләрен балаларыбыз бишектән ишетеп үсә. “Су анасы” һәм “Кәҗә белән сарык” , “Шүрәле” әкиятләрен белмәгән бала юктыр. Кичә “Габдулла Тукай – татар халык шагыйре” исемле презентациягә нигезләнеп алып барылды. Татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Гөлнур Әъзәм кызы Тукайның тормыш юлы турында кызыклы, балаларга аңлаешлы итеп сөйләде. Бәйрәмдә икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Фәридә Харис кызы төркем балалар белән “Кызыклы шәкерт” шигырен, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Марина Валерий кызы белән “Эш беткәч - уйнарга ярый” исемле шигырен сәхнәләштерделәр. Шулай үк су анасының да килеп балалар белән “Сорау – җавап” уены уйнавы бәйрәмгә бертөрле ямь кертте. Кичәне төгәлләп алдан игълан ителгән Г.Тукай әсәрләренә рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды:
I урын – Парунина Камилла
II урын – Болотова Улҗяна
III урын –Ситдикова Айсылу
“Габдулла Тукай – татар халык шагыйре” дигән исем астында үткәрелгән бәйрәм татар теле гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын күмәк җырлап тәмамланды
К списку новостей