• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №3 «Теремок» Елабужского муниципального района» Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «3 нчы номерлы «Теремкәй» балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение " Детский сад №3 " Теремок" Елабужского муниципального района " Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «3 нчы номерлы «Теремкәй» балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423600, Республика Татарстан, город Елабуга, улица Казанская, дом 92
Телефон: +7(855)-577-56-63
E-Mail: Ds3.elb@tatar.ru dou3teremok@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ " Детский сад №3 " Теремок" ЕМР" РТ
Руководитель: Фасхеева Альфия Альбертовна
Год основания учреждения: 1924
У нас учатся: 72 воспитанника, из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0
У нас учат: 8 педагогов, язык обучения: русский

Новости ДОУ

Татар теле атналыгы

Опубликовано: 27.02.2015

 

Татар теле атналыгы.

      Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган “әти”, “әни”,  сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Шул хәзинәне түкми – чәчми яшь буынга тапшыру безнең бурыч. Бу максатны күздә тотып  16 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр 3 нче номерлы “Теремкәй” балалар бакчасында “Туган тел” атналыгы үтте. Атналык үз эченә бик кызыклы чараларны алды. Биш көн балалар бакчасында татар моңы, татар дәрте хөкем сөрде. Беренче көнне балалар Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен карадылар. Бакча балалары һәм тәрбиячеләре әзерләгән видео- әкият балаларга бигрәк тә якын булды, алар көне буе әкиятне исләренә төшерделәр, балаларның  геройны ничек уйнаганын берсен – берсе бүлә – бүлә сөйләделәр. Атнаның беренче көне шулай үтте.

Икенче көн. Татар халкын чигүле түбәтәй, укалы калфак, күн читектән башка күз алдына да китереп булмый. Күңел җәүһәрләре белән икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балаларын таныштырдым. “Халкыбызның күңел бизәкләре” альбомында татарларның бөтен милли киеме урын алган. Альбом карау баларга бик ошады, татар киеменә киендерелгән малай һәм кыз курчаклар белән  уйнау балаларны мавыктырды. Балалар “татар әбиендә” кунакта булдылар. Әбинең өс –киеме, татар үрнәкләре белән бизәлгән савыт-саба, өстәлгә япкан ашъяулык чын авыл әбисен хәтерләтә иде.

 Өченче көнне “Татар милли киемен бизә” дигән исем астында үткәрелгән конкурста уртанчылар төркеме балалары түбәтәй, зурлар төркеме балалары  читек, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары алъяпкыч бизәделәр. Татар халкының йөзек кашы булган бу милли киемнәр бизәү балаларга бик ошады.

Дүртенче көн.

 Моң бөркелә, салмак моң бөркелә

Музыкалар залы ягыннан

Лилия апа уйный ноталарны

Һич җитешмим куллар артыннан.

Әйе, чыннан да татар моңы күңелнең бөтен кылларын тибрәлдерергә сәләтле. Музыкалар залында татар җырларыннан торган зур концерт булды. Һәр төркем өйрәнгән татар җырларын башкардылар. “Чыршыкай - купшыкай”, “Чыршы

янында”, “Әбием әбекәем”, “Кояшкай”, “Язгы тамчы”, Яз җитә” кебек төрле тематикага караган җырларны балалар чын күңелдән җырладылар.

Бишенче көн. Театр нәниләрне сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен , сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә. Шуларны күздә тотып «Без театр уйныйбыз» дип исемләнгән көнне балалар белән бөек әдипләребез Г.Тукай һәм А.Алиш әсәрләрен сәхнәләштердек. “Су анасы”, “Сарык белән кәҗә”, “Сертотмас үрдәк”, “Кызыклы шәкерт”, “Шүрәле” әкиятләрен балалар зур кызыксыну белән уйнадылар.

Биш көнгә сузылган бәйрәмебез сизелми дә үтеп китте.

 



К списку новостей