• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №3 «Теремок» Елабужского муниципального района» Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «3 нчы номерлы «Теремкәй» балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение " Детский сад №3 " Теремок" Елабужского муниципального района " Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «3 нчы номерлы «Теремкәй» балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423600, Республика Татарстан, город Елабуга, улица Казанская, дом 92
Телефон: +7(855)-577-56-63
E-Mail: Ds3.elb@tatar.ru dou3teremok@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ " Детский сад №3 " Теремок" ЕМР" РТ
Руководитель: Фасхеева Альфия Альбертовна
Год основания учреждения: 1924
У нас учатся: 72 воспитанника, из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0
У нас учат: 8 педагогов, язык обучения: русский

Новости ДОУ

"Туган тел" атналыгы

Опубликовано: 24.02.2014

 

 

 

 

 

 

        Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән бә алыштырмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Шул хәзинәне түкми – чәчми яшь буынга тапшыру безнең бурыч. Бу максатны күздә тотып  17 нче февральдән 21нче февральгә кадәр 3 нче номерлы “Теремкәй” балалар бакчасында “Туган тел” атналыгы үтте. Атналык үз эченә бик кызыклы чараларны алды. Биш көн балалар бакчасында татар моңы, татар дәрте һөкем сөрде. Балалар төрле яшьтәге балалар төркемендә оештырылган, татар культурасын чагылдырган мини – музейда кунакта булдылар. Төркем тәрбиячесе Гадельшина Фәридә Харис кызы үзенең мавыктыргыч сөйләме белән балаларны таң калдырды. Татар ашлары, гореф – гадәтләре, киемнәре, бәйрәмнәре турында күрсәтмәлелеккә таянып сөйләде тәрбияче. Балалар зур кызыксыну белән татар кызы һәм малае костюмын киеп фотога төштеләр. Атнаның беренче көне шулай үтте.

          Икенче көнне мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары  татар халкының йөзек кашы булган читек һәм  алъяпкыч бизәделәр. “Татар милли киемен бизә” дигән исем астында үткәрелгән конкурста: читек бизәү буенча Хохлов Матвей, Парунина Камилла, Мищихина Виолетта, ә алъяпкыч бизәүдә Поспелова Дарья, Большакова Алина, Болотова Ульяна җиңүче итеп табылды.

           Габдулла Тукай һәм Абдулла Алиш иҗаты буенча “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән викторинада балаларның бөек шәхесләребез иҗатын белүләре сөендерде. Язучылар әкиятләре буенча бирелгән кызыклы сорауларга тулы җаваплар алынды. Ике команда арасында “дуслык” җиңде.

          Дүртенче көнне саф һавада Идел буе халыклары уеннары уйнап күңел ачтык. Татар халкының “Төлкеләр һәм тавыклар”, башкорт уены “Ябышкак төп”, удмурт халык уены “Су анасы”, чуваш  уены “Балыклар”, мордва халык уены “Әйләнчек” балаларның берсен дә читтә калдырмады.

       Татар халкын чигүле түбәтәй, укалы калфак, күн читектән башка күз алдына да китереп булмый. Күңел җәүһәрләре белән икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балаларын таныштырдым. “Халкыбызның күңел бизәкләре” альбомында татарларның бөтен милли киеме урын алган. Альбом карау баларга бик ошады. Шулай үк татар киеменә киендерелгән малай һәм кыз курчаклар белән уйнау балаларны мавыктырды.

        Атналык кысаларында ата – аналар да читтә калмады. Алар өчен “Балалар бакчасында фольклор”, Халык уеннары”, Халык җырлары”, “Балаларга татар халык ашлары әзерлибез” исемле мәгълүмәтләр бирелде. Биш көнгә сузылган бәйрәмебез “Минем туган шәһәрем Алабуга” дигән презентация карау белән тәмамланды.



К списку новостей