• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №29 «Золотая рыбка» Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 29-нчы «Алтын балык» гомум устереш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №29 «Золотая рыбка» Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 29-нчы «Алтын балык» катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423600, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Интернациональная, д. 7
Телефон: +7(855)-573-71-13
E-Mail: Ds29.elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №29 "Золотая рыбка"
Руководитель: Кавиева Фарида Фаизовна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 190 воспитанников, из них иностранные граждане - 0
У нас учат: 22 педагогов. Язык обучения - русский

Все новости детского сада

Мин бит татар малае!

Опубликовано: 19.04.2019

 Театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр – тормышның көзгесе. 
Театр - ул искиткеч могҗиза. Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Шушы театр эшчәнлеге аша, №29 «Алтын балык» балалар  бакчасыда бу юнәлештә, дәвамлы рәвештә, күп төрле чаралар үткәрә.  Шундый чараларның чираттагысы  безнең балалар бакчасында – 19 апрельдә республика күләмендә «Татар малае – 2019» бәйгесе булып үтте. Балаларның театрга багышланган иҗади сәләтләрен үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган якка,  милли халык  сәнгатенә һәм аның традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан оештырылган әлеге бәйге быел бишенче- юбилей елын уздырды. Бәйгедә республикабының  төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче,  татар телендә иркен сөйләшүче, 3-6 яшьлек балалар  катнашты.
 Бәйгенең  беренче туры нәтиҗәләре буенча Алабуга, Арча, Актаныш,Әгерҗе, Кукмара,Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Нижнекамск, Яр Чаллы районнарыннан  52 конкурсант катнашты. Иӊ көчле 20 малай финалга чыкты. Шулар арасыннын  иң яхшы 20 видеоролик  сайланып алынды һәм бәйгенең икенче турында катнашу өчен чакырылды.Бәйгенең икенче этабында   нәни дусларыбыз тамашачылар өчен «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән визит карточкасында – үзе һәм гаиләсе белән, мавыктыргыч шөгыле белән таныштырса, «Егет кешегә җитмеш тѳрле һөнәр дә аз» дигән сәнгать номеры аша үз сәләтләрен тәкъдим иттеләр. Нәни артистларыбыз үзләренең моңлы җырлары, сәнгатьле итеп шигырь укулары, дәртле биюләре, театр аша үз образларын тудырып осталыклары белән  таң калдырдылар. Моннан тыш алар өлгерлек, кыюлык, тапкырлыкта да көч сынаштылар. Берсеннән-берсе талантлы, булган егетләребез һәр тамашачы күнелендә соклану һәм горурлану хисе уятты. Ахырда жюри әгъзалары гадел хөкем чыгарды, урыннар билгеләнде.  «Татар малае-2019» дигән мактаулы исемгә Алабуга шәһәренеӊ 17 нче номерлы “Ромашка” исемендәге балалар бакчасында тәрбияләнүче 3 яшьлекМөбарәкшин Солтан Айратович лаек булды.  Нигезләмә шартлары буенча беренче бәйге « Мин бит татар малае»  бәйгесе булса, икенче бәйге булып « Иӊ яхшы хәситә һәм изү» дигән бәйге билгеләнде. Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы.    Шушы асыл сүзләрне истә тотып, быел без балалар бакчалыры арасындагы тәрбиячеләребезнең иҗади кул эшләре  буенча хәситә һәм изү күргәзмәләре оештырырга дип максат куйдык.  Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләрнең иҗади инициативаларын үстерү, эстетик зәвыклы, декоратив-гамәли сәнгатебез турындагы белемнәремне тирәнәйтү бурычын алдык. Чынлап та,  тәрбиячеләр алып килгән 84 хәситә һәм изү арасында иң матурларын алып карасаң да, аларның бизәкләре бер-берсен кабатламаган иде. Шушы матур бизәкле хәситә арасыннан Алабуга шәһәрнеӊ 38 нче  балалар бакчасында эшләүче Саттарова Ильнора Шамильовна, Рабугутдинова Энзиля Райхановна, Габидуллина Гузель Галимзяновналарныӊ иҗади эше - иң  матур хәситә дип танылды.Бәйгедә катнашучы башка нәни дусларыбыз да бүләксез калмады: төрле номинация исеменә лаек булдылар. Барлык катнашучыларга  да дипломнар белән бергә  истәлекле  бүләкләр тапшырылды. Балалар бакчасында үткән әлеге чара катнашучыларның гына түгел,  тамашачыларның да  күңеленә дә хуш килде. 



К списку новостей