Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №29 «Золотая рыбка» Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 29-нчы «Алтын балык» катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423600, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Интернациональная, д. 7 |
Телефон: | +7(855)-573-71-13 |
E-Mail: | Ds29.elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №29 "Золотая рыбка" |
Руководитель: | Кавиева Фарида Фаизовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 190 воспитанников, из них иностранные граждане - 0 |
У нас учат: | 22 педагогов. Язык обучения - русский |
Все новости детского сада
«Татар малае – 2018»
Опубликовано: 05.04.2018Безнең балалар бакчасында - 5 апрельдә «Татар малае – 2018» бәйгесе булып үтте. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган якка, милли халык сәнгатенә һәм аның традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан оештырылган әлеге бәйге быел дүртенче тапкыр уздырылды. Бәйгедә республикабының төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче, татар телендә иркен сөйләшүче, 4-6 яшьлек балалар катнашты. Бәйгенең беренче туры нәтиҗәләре буенча Алабуга, Чаллы, Менделеевский, Мамадыш, Мөслим һ.б. шәһәр һәм районнары балалар бакчаларыннын җибәрелгән 33 видеоролик кабул итте. Шулар арасыннын иң яхшы 13 видеоролик сайланып алынды һәм бәйгенең икенче турында катнашу өчен чакырылды. Бәйгенең икенче этабында нәни дусларыбыз тамашачылар өчен «Дуслык илем – Татарстан» дигән визит карточкасында – үзе һәм гаиләсе белән, мавыктыргыч шөгыле белән таныштырса, «Егет кешегә җитмеш тѳрле һөнәр дә аз» дигән сәнгать номеры аша үз сәләтләрен тәкъдим иттеләр. Нәни артистларыбыз үзләренең моңлы җырлары, сәнгатьле итеп шигырь укулары, дәртле биюләре белән таң калдырдылар. Моннан тыш алар өлгерлек, кыюлык, тапкырлыкта да көч сынаштылар. Берсеннән-берсе талантлы, булган егетләребез һәр тамашачы күнелендә соклану һәм горурлану хисе уятты.Бәйгенең җанлы, мавыктыргыч булуында аны алып баручы - «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге» 5 нче сыйныф укучысы - "Гимназия гүзәле - 2018" Хабибуллина Камиләнең дә өлеше зур булды.Ахырда жюри әгъзалары гадел хөкем чыгарды, урыннар билгеләнде. «Татар малае-2018» дигән мактаулы исемгә Алабуга шәһәренең 35 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәетгалиев Әмир лаек булды. Бәйгедә катнашучы башка нәни дусларыбыз да бүләксез калмады: төрле номинация исеменә лаек булдылар. Барлык катнашучыларга да дипломнар белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар бакчасында үткән әлеге чара катнашучыларның гына түгел, тамашачыларның да күңеленә дә хуш килде. Бәйгедә алган күнекмәләр, матур хис-тойгылар балалар күңелендә озак сакланыр, киләчәктә аларны аларны мәдәниятле итәргә, шәхес итеп тәрбияләргә бер адым булыр дип ышансы килә.
Источник: «Татар малае – 2018»
К списку новостей