• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида №28 "Лесная сказка" Елабужского муниципального района Республики Татарстан / Алабуга муниципаль районы 28-нче "Урман әкияте" катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида №28 "Лесная сказка" Елабужского муниципального района Республики Татарстан. Алабуга муниципаль районы 28-нче " Урман әкияте "катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423600, Республика Татарстан, город Елабуга, улица Молодежная, дом 15.
Телефон: +7(85557)3-61-02
E-Mail: Elabuga.ds28@tatar.ru; mdou28lesnay-skazka@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №28 «Лесная сказка»
Руководитель: Рагипова Светлана Николаевна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 209 воспитанников
У нас учат: 20 педагогов

Все новости детского сада

Дневник ветерана

Опубликовано: 16.04.2018

           Бабаемның көндәлек истәлеге

 Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, безнең 28 нче балалар бакчасында төрле мероприятияләр үткәрәбез. Без, зурлар төркеме тәрбиячеләре: Улбянова Т.С., Углова И.Н., Гусева И.и.  читтә калмаска булдык. Шөгылебезнең нигезе итеп бабаемның үз кулы белән язып калдырган көндәлеген кулландык.

Мин үзем Алабугага килен булып төшкән кеше, әти-әнием, бабаем Гыймадиев Кирам – Зәй районыннан Имәнлебаш авылыннан. Бабаемның хатирәләре дә шул яклар белән бәйле әлбәттә.  Көндәлектәге язмаларны укыганда, тәннәр чемердәп куя, күңелләр “жу” итә. Монда сугыш еллары тасвирлана, авыр ачлык еллары урын алган.  Көндәлектәге кайбер язмаларны билгеләп үтәсем килә:

“Хәзер үземнең туганнан бирле күргәннәремне язам. Мин 1913 нче елның 14нче октябрендә туганмын. Минем әни 1918 нче елда яз көне үлә. Әнүвәр сеңлем белән калабыз. Әти Түбән Чаллыдан хатын ала, өйләнә. Әни бик әйбәт була, тик ул күп яши алмый, беренче баладан үлә. Малае исән кала, әтинең анасы, әби, бер атна тәрбияли, ул да үлә. Әти тагын өйләнә, хатыны – Шепкәдән. Аның белән күп тапкыр аерылыша. Тагын өйләнә, хатыны Шепкәдән була.Аның белән дә аерылыша. 1921 нче ачлые елда әти авылдан ике балалыхатын ала. Ул хатын безне ашаудан аера, аны без әтигә әйтәбез, әти тагы ул әнине аера. Аннан соң өйләнә, Ташлыктан хатын ала. Шуның белән яшибез. Шулай итеп, минем алты анам була, үз анам – беренчесе: 1. Миңнеямал; 2. Ганнелхаят; 3. Миңневафа; 4. Латифа; 5. Сахипкамал; 6. Дакирә. Шулар кулында үстек. Ул вакытта колхоз булмый, аерым хуҗалык булабыз. Җир үзебезгә бүлеп бирелә. Әти белән иген игә башлыйбыз, әтигә булышам.

1931 нче елда колхоз башлана. Әти колхозга керми. Шул кермәгән өчен күп налог һәм күп икмәкләр түләтәләр, барыбер керми. Атны, сыерны һәм башка вак малларны алып чыгып саталар. Мин читкә китәм. Тулада эшлим. 1934 нче елда аннан кайтканда, армиягә китәм. 1937 нче елда армиядән кайтам һәм үзем генә колхозга керәм. Колхозда бригадир итеп куялар. Бер ел бригадир булып эшлим. Аннан соң Мамадышка шоферлар курсына китәм. Бер ел укыйм да, кайткач, колхозда шофер булып эшли башлыйм. 1939 нчы елда өйләнәм. 1940 нчыелда Фин сугышы башлана. Мине сугышка алалар, анда бер ел тулганда кайтам. Шул бер ел эчендә Финдә, Латвиядә,  Эстониядә һәм Румыниядә булырга туры килә.

Кайткач, бура бурап, өй җиткерергә тотынам, аны җиткереп булмый, Доха (хатыным) кеше йортында кала. Германия сугыш башлый. Мине 1941 нче елда тагын сугышка алалар. Колхоз машинасы белән сугышка  китәм.

Ильич шәһәрендә ике немец  самолетлары бомбить итә башлады, юлны җиңел  машина кисте, мин төшеп яттым, самолет очып  китте, пуля лейтенантка тиде. Безнең янда ат та бар иде, атның борынын кискән, немец чиркәүне бомбить итми дип,халык чиркәүгә җыелган.

Евгений дигән иптәш белән колоннада баргада, колонна артында аркылы юл янында самолет килеп чыгып бомбить итте. Иптәшемнең аягын бомба яралады.

Сугышта дүрт ел булам, 1941 нче елның кышында сугыштан кайткач, торырга өй дә булмый. Хатын бабайларда тора. Шунда торып, йорт җиткерәбез. Өйне хатын белән  кирәк  материалларын, барын да тартып ташыйбыз, чөнки колхозда атлар юк, ябык егәрлек булмый, тракторлар булмый. Йорт җиткәч, 1946 нчы  елны колхоз председателе итеп куялар, ике ел председатель булып эшләгәч, төшерәләр, Бигешкә бер елга шофер булып ялланам. Аннан кайткач, комбайнда эшли башлыйм. Шул елны  Нурҗиһаннарда ут чыгып, янып китәбез. Тагын өй җиткерәм. Хатын чирли, гел карап торырга туры килә. Икенче өйне җиткергәч, күп тә үтми 1957 нче елны тагын янып китәбез. Бер әйбердә калмый, үзебез өйдә булмыйбыз. Шуннан соң 1958 че елда югары очка күчеп менәбез һәм шунда яши башлыйбыз. Үзем һаман комбайнда эшлим,  аннан комбайнны ташлыйм, колхозда каравыл торам, шуннан пенсиягә чыгам”.



К списку новостей