Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №17 «Ромашка» Елабужского муниципального района / Алабуга муниципаль районы "Ромашка" гомуми үстерелешле төрдәге 17 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423600, Республика Татарстан, город Елабуга, пр. Нефтяников, 31"А" |
Телефон: | +7(855)-573-12-18 |
E-Mail: | Elabuga.ds17@tatar.ru и galeeva-ds17@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №17 «Ромашка» |
Руководитель: | Колпакова Юлия Александровна |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 108 воспитанника. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 2 ребенка |
У нас учат: | 10 педагогов, язык обучения русский |
новости
Без Тукайлы халык
Опубликовано: 27.04.201827 нче апрель көнне безнең балалар бакчасында Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Без Тукайлы халык” дигән әдәби - музыкаль кичә үтте. Кичәне татар теле тәрбиячесе Гараева Илүсә Идрис кызы үзе язган “Тукай” шигыре белән башлап җибәрде. Кичә әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерү һәм сөйләү конкурсы белән үрелеп барды. Конкурста катнашучылар ике номинациядә бәяләнделәр: “Тукай әсәрләрен иң оста башкаручы” һәм “Тукай әсәрләрен иң яхшы сәхнәләштерү”. Конкурс барышында балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Аларның күңелләренә Су анасы, Былтыр һәм Шүрәле хуш килде. Алар балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
Мөхтәрәм жюри чыгыш ясаучыларны тыңлагач, карагач шундый нәтиҗәләргә килделәр: “Тукай әсәрләрен иң оста башкаручы номинациясендә Муратова Алисаны җиңүче итеп билгеләделәр. “Иң яхшы сәхнәләштерү” номинациясендә беренче урынга 2 нче төркем балалары: Насибуллина Азалия, Соловьев Самир, Хлуд Андрей (“Гали белән Кәҗә”) һәм 6 нчы төркем балалары: Беляева Дарья, Нурутдинов Рим (“Фатима и Соловей”) лаек булдылар.
Миннәхметова Әминә, Нәбиева Залина, Шарипова Ралина “Бала белән күбәләк” әсәрен сәхнәләштерделәр. Алар икенче урынны алдылар. Шулай ук икенче урынга 4 нче төркем балалары:Усманова Азалия, Валишин Аяз һәм 5 нче төркем балалары: Исмагилова Ильвина, Мавлявиев Эльдар лаек булдылар. Барлык катнашучылар да I,II дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.
Кичә татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
К списку новостей