Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №17 «Ромашка» Елабужского муниципального района / Алабуга муниципаль районы "Ромашка" гомуми үстерелешле төрдәге 17 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423600, Республика Татарстан, город Елабуга, пр. Нефтяников, 31"А" |
Телефон: | +7(855)-573-12-18 |
E-Mail: | Elabuga.ds17@tatar.ru и galeeva-ds17@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №17 «Ромашка» |
Руководитель: | Колпакова Юлия Александровна |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 108 воспитанника. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 2 ребенка |
У нас учат: | 10 педагогов, язык обучения русский |
новости
Г. Тукайның 130 - еллык юбилеена багышланган "Барча кошның да үзенчә сайравы бар, моңы бар!" муниципаль конкурсында тәрбияче Зөлфия Рафисовна үзе язган "Тукайга" шигыре белән I дәрәҗә дипломга лаек булды!!!
Опубликовано: 20.04.2016Тукайга.
Шагыйрь туды, шагыйрь аваз салды, Әнкәсенә кереп сыенды. Тәрәзәдән кояш нурын сипте Дөнья шундый матур тоелды!
Тик сабыйны аямады язмыш, Сынауларның бирде яманын. Йөрәгендә тирән уелып калды, Күргәннәре нәни баланың.
Арлы- бирле йөртте дөнья куып, Чит ояга бала сыймады. Берсе хәтта: “ Асрамага бала бирәм, Кем ала?”- дип аны хурлады.
Кырлай якларының хозурлыгы, Гадел халкы,урман, сулары! Балачакның – истә калганнары, Онытылмас Тукай җырлары,
Шул урманда үскән Шүрәлеләр, Су анасы Кырлай суында. Җир шарында берәр милләт бармы, Ишетмәгән шулар турында?
Туган телем, әнкәм теле диеп, Телен ача нәни балалар. “Гыйззәтем син, кадерлем син “- диеп, “Бишек җыры” суза аналар.
Сүзләр белән чиккән шигырьләре Салынгандыр безнең күңелгә. Язлар саен һәйкәлеңә киләм, Киләм сиңа башым ияргә.
Чәчкәләргә төреп һәйкәлеңне, Янәшәңдә басып җырларга. Юк! Мин генә түгел! Милләтебез, Бар да килә, бар да Тукайга!
( Зөлфия Гаффарова, апрель, 2016)
К списку новостей