Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шланговский детский сад" Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422474, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Шланга, ул. Ленина, д. 26 |
Телефон: | +7(843)-753-91-18;+7(937)-774-68-16 |
E-Mail: | Shlangovskiy.Mbdou@tatar.ru shlangasadik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шланговский детский сад" |
Руководитель: | Аббазова Альфия Нургалиевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 13 детей |
У нас учат: | 1 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шланговский детский сад" Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Сау бул, сөекле бакчабыз 26.05.2022
-
19 май - Пионерия туган көн 19.05.2022
Бу көнне мәктәбебезнең өлкән яшьтәге укытучылар пионер яшьлекләрен искә төшерәләр. Ни генә дисәң дә, галстуклы еллар күңел түрендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып саклана. Без дә балаларга пеонерларның кем икәнлекләрен аңлаттык, әңгәмә һәм очрашу оештырдык.
Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә. Алар 70 ел хәрәкәттә була. Инде пионерия бетерелүгә 30 ел тулса да, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, пионер җырлары һәм речевкалары, барабан һәм быргы тавышлары, өч буынның бердәмлеген күрсәтүче кызыл галстук хәзер дә ул буын кешеләренең хәтерендә саклана. -
Йомгаклау шөгыле "Шәһәргә сәяхәт" 16.05.2022
Бүген бакчада мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән йомгаклау шөгыле үткәрдек. Бу чарада 1 сыйныфка кабул итүче укытучы апалары һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Балалар бик актив булдылар.
-
Гаилә көне 15.05.2022
Гаиләң булу-чын бәхет ул,
Берни юк кадерлерәк.
Якыннар да,балалар да
Булсын һәрчак сәламәт!
Тигезлектә,иминлектә
Үтелсен иде еллар.
Гаилә,дигән зур корабны
Аудармасын дулкыннар!
Шатлык керсен һәрбер өйгә,
Борчу ишек какмасын!
Дус-туганнар белән бергә
Тормышлар гөрләп барсын! -
В добрый путь, Выпускники! 14.05.2022
Быел безнең бакчабыздан 1 сыйныфка 3 бала китә. Бу балалар бик тырыш, акыллы,зирәк малайлар булдылар. Без аларга бары ак юллар телибез, мәктәптә дә тырыш, актив балалар булсыннар. Уңышлар сезгә балалар!
-
9 май- Җиңү коне! 08.05.2022
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
-
Авылда истәлекле дата. 07.05.2022
Бүген безнең авылыбызның уртасында урнашкан "Җиңү паркы"нда тагы бер монумент ачылды. Без балалар белән "Барлык буын чик сакчылары" һәм "Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына" һәйкәл ачу тантанасында катнаштык. Анда төрле төбәкләрдән кунаклар, авылдашлар, кунакка кайткан якташлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Кичә бик матур үтте.
-
С праздником 1 мая! 01.05.2022
Поздравляем с праздником весны и труда! Пусть в этот первый майский день ласковое солнце осветит вашу жизнь и вдохновит на новые трудовые свершения. Желаем вам мира, бодрого и радостного настроения, вечной весны в душе. Пусть ваши рабочие дни будут творческими и плодотворными, результаты труда приносят удовлетворение, а выходные подарят приятный и безмятежный отдых.
-
Габдулла Тукайның тууына 136 ел 26.04.2022
Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел уңаеннан бакчада кичә оештырдык. Балалар шагыйрьнең иҗаты,тормыш юлы турындагы белемнәрен ныгыттылар һәм өйрәнгән әсәрләрен сөйләп сәхнәләштерделәр. Тәрбияче балаларга әкиятләр укыды. Кичә бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
-
#Г_Тукайныукыйбыз 24.04.2022
Тәрбияче Миначева Гөлүсә Рафик кызы "Г.Тукайны укыйбыз" акциясенә катнашты. Ул Габдулла Тукайның "Ана догасы" шигырен укыды...