Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Сугыш чоры кайтавазы / Эхо войны
Опубликовано: 15.04.2015Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылучы чаралар укучыларда патриотик хисләрне ныгытуга, сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, гомумән, өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. 2-4 нче сыйныф укучылары белән узган “Сугыш чоры кайтавазы” исемле очрашуга сугыш чоры балалары, укучыларның әбиләре чакырылган иде. Укучыларның сугышның никадәр дәһшәтле һәм рәхимсез булуын чагылдырган чыгышларыннан соң сүз килгән кунакларга бирелде. Сугышка әтиләрен озатып калып, бу елларда барлык авырлыкларны күргән Рәшидә,Розалин,Мөхлисә апаларның сүзләрен балалар тетрәнеп тыңладылар. Алар сугыштан соңгы авырлыкларның берничә елларга сузылуы, бүгенге матур тормыш белән ул чор арасында бик зур аерма булуы турында сөйләделәр. Ике буын арасындагы бу очрашу укучыларның күңелләрендә эзсез калмас.
К списку новостей