Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Шагыйрь рухы яши күңелләрдә...
Опубликовано: 23.12.2011
Йөрәк икән –яратмыйча типмәс,
Көрәш икән - җиңми калмабыз.
Гомер икән- бушка янып үтмәс,
Ә ил кушса –куркып янмабыз!
Ватанга чиксез бирелгәнлек, батырлык һәм мәхәббәт, яшәү мәгънәсе чагылып яткан бу шигъри юлларның авторы Зәки Нури-иҗаты белән генә түгел, корал тотып та үлемгә күзгә-күз калып көрәшкән шәхес.
Ул катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы, бай һәм колачлы иҗаты белән һәркемне сокландыра.
Зәки Нури зур урманга сыенып утырган бай табигатьле Татар Төкесе авылында дөньяга килгән. Безнең авыллар янәшә булганга, озак еллар бер күмәк хуҗалык астында берләшеп яшәгәнгә, нәсел җепләре дә монда бәйләнгәнлектән, иҗаты күңелләребезгә аеруча якын.
Шагыйрьнең олы юбилеен зурлап каршы алу һәм үткәрү мәктәптә һәм китапханәләрдә алдан ук төзелгән план буенча алып барылды. Авыл китапханәчеләре Аглиуллина Р., Хөсәенова Р. бай күргәзмә оештырып, андагы материаллар белән укчыларны таныштырдылар, шигъри җыентыклары, “Үлгәннәр дә үч алды”, “Китап битләренә кергәндә” исемле китаплары буенча әдәби укулар үткәрделәр.
Сыйныф җитәкчеләребез төрле чаралар, әңгәмәләр үткәрү нигезендә шагыйрьнең бай һәм күпкырлы иҗаты белән безне тирәнтенрәк таныштырдылар.
“Шагыйрь рухы яши күңелләрдә” дип исемләнгән чарада мәктәп укучылары актив катнашты.Аны китапханә хезмәткәрләре белән берлектә
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Р.А. әзерләде һәм алып барды. Бәйрәмгә истәлекләре белән уртаклашырга ветеран укытучы Хөснетдинов Рифкать абый да чакырылган иде.
9нчы сыйныф укучысы Азизова Илсөяр “Еллар һәм юллар” китабының сүз башында тасвирланган истәлекләр белән таныштырганнан соң, Валеева Энҗе һәм Аглиуллина Нәзилә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, сугыштагы батырлыклары турында җентекләп сөйләделәр.5нче сыйныф укучылары Исхакова Р.,Асадуллина А.,Иматдинова И,
Калимова Гүзәлләр шагыйрьнең шигырьләрен оста итеп яттан укыдылар. Ә Илсаф Сабирҗанов бабасы белән әбисенәЗәки Нуриның үз имзасын салып бүләк иткән китаптан “Хәтерлим, әни, хәтерлим” дигән шигырен сөйләп тамашачыларны җанландырып җибәрде.
Самерханов А., Хуҗиева Г., Багаутдинова Э., Арсланова Я., Исхакова Р. шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән кайбер җырларны башкарып, бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Ялкынлы шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури белән без чиксез горурланабыз.
Ачам сиңа китап битләремне,
Йөрәгемне учка салган төсле.
Шәфкать көтмим: әгәр алдасам,
Чын дип әйтеп берәр ялган төсне,-
дигән шигъри юллары Зәки Нуриның иҗат йөзен бик дөрес билгели .
Мул сулы инештәй иҗаты, сугыш кырындагы фидакарь көрәше белән ул киләчәк буыннарны да сокландырачак әле.
Измагилова Регина
Шарипова Раилә
Иске Кәкерле урта мәктәбенең
11 нче сыйныф укучылары
Источник: Школьные новости
К списку новостей