Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Ветеранда кунакта/В гостях у ветерана
Опубликовано: 26.02.2015Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек уңаеннан мәктәпләрдә уку елы башыннан ук төрле чаралар үткәрелеп килә. Безнең Иске Кәкерле урта мәктәбендә дә төрле чаралар үтеп тора. Бу көннәрдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Герой пионерлар”, “Батырларның даны мәңгелек” дигән темалар астында сыйныф сәгатьләре, кичәләр булып үтте.
2 нче сыйныф укучылары авылыбызның хөрмәтле Аксакалы, Бөек Ватан Сугышы ветераны Исхаков Фатыйх абый янында кунакта булып кайттылар. Фатыйх абый балаларга үзенең сугыш юлы тарихын сөйләде, ул көннәрнең авыр истәлекләрен хәтерендә кабат яңартты.
-Безгә бу Җиңү җиңел генә бирелмәде.Бик зур югалтулар, ачы хәсрәт кичерде халык. Ләкин бүгенге тыныч тормыш, шушындый бәхетле балачак, сезнең шатлыклы йөзләрегезгә карыйм да, димәк, юкка гына көрәшмәгәнбез, юкка гына кан түгелмәгән икән дим,- ди Ветеран кул сырты белән күз яшьләрен сөртеп.
Әйе, Сез тудырган зур батырлыклар һәм Сез кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек. Бүген без сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланабыз, сезгә дан һәм мәдхия җырлыйбыз, сезнең түземлелегегез, сабырлыгыгыз алдында баш иябез.
Башлангыч сыйныф укытучысы Сиринә Айметова.
К списку новостей