Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Илебезнең киләчәге - ышанычлы кулларда
Опубликовано: 13.12.2011
Бу көннәрдә илебездә коррупциягә каршы көрәшкә карата бик күп төрле чаралар үтте. Республикабыз кысаларында үткәрелгән “Илебезнең киләчәге-безнең кулларда” исеме астында үткәрелгән конкурста безнең мәктәп укучылары да катнашты.
Бу конкурс күпкырлы: монда сочинение, рәсем, коллаж, аппликацияләр ясарга тәкъдим ителгән иде. Конкурс игълан ителгәч тә балалар белән күптөрле эш алынып барылды. Иң элек нәрсә ул коррупция һәм ришвәтчелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә һәм кечкенә балаларга ничек аңлатырга? Мондый четерекле күренешләрне кече яшьтәге мәктәп балаларына аңлату кирәкме?- дигән сораулар туды күңелдә.
Конкурсның йомгаклау өлеше булып җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы президент аппараты бинасында 9 декабрьдә булып үтте. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, кечкенә булуларына карамастан, балалар бу темага карата үзләренең ныклы карашлары булуын раслады. Фикерләр төрле формада күрсәтелгән. Зур сыйныф укучылары үз карашларын сочинение аша бирсә,кечкенәләр дөреслекне шигырь юллары, рәсемнәр һәм аппликацияләр аша күрсәтергә тырышкан. Һәр эшнең үз эчтәлеге, үз фикере бар. Комиссиядә булган мәртәбәле белгечләр бер эшне дә читтә калдырмыйча җентекләп карауларына ышандырдылар.
Безнең мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Аббазова Илүзә дә бу конкурста “Иҗади якын килү” номинациясендә җиңүче булды. Кечкенә генә булуларына карамастан олыларча фикер йөртә белүләренә сокланырга гына кала аларга.
Димәк, киләчәгебез ышанычлы кулларда.
Чүпрәле районы Иске Кәкерле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әймәтова Сиринә Фатых кызы.
Источник: Айметова С.Ф.
К списку новостей