Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
БОЛГАРГА СӘЯХӘТ / ЭКСКУРСИЯ В БУЛГАРЫ
Опубликовано: 23.07.201422 июль көнне без, Иске Кәкерле урта мәктәбе каршында оештырылган “Ак каен” лагерына йөрүче 15 укучы һәм тәрбиячеләребез Гөлсинә Иматдинова, Гөлнара Галлямова, Гөлнара Калимова, Болгар җиренә сәяхәт кылдык. Болгарның истәлекле тарихи урыннарын күреп йөрдек. Бу җирдә безнең бабаларыбыз Европада беренче булып чуен койганнар, төсле металл эшкәрткәннәр. Монда балчыктан савыт-саба ясау, күн эшкәртү, төрле ювелир бизәнү әйберләре җитештерүчеләр һәм башка бик күп һөнәр ияләре яшәгәннәр. XI-XII гасырларда шагыйрьләр, галимнәр иҗат иткәннәр. Бу чорда Болгар зур дәүләткә әйләнгән. Әмма ул 1236 елда Баку хан гаскәрләре һөҗүменә дучар булган. Дошманнар халыкны кыйнап, үтереп, малын талап алып, шәһәрне яндыралар. Тиздән Алтын Урда дәүләте төзелгәч, Көнчыгыш Европаның башка илләре кебек үк, ул аңа буйсындырыла. Качып котылып калган халык шәһәргә кире әйләнеп кайтып, шәһәр яңадан төзелә. XIV гасырның 60 елларында Болгар Европаның 50 меңнән артык халкы булган иң зур шәһәргә әверелә. Болгар-Идел буенда урнашкан зур сәүдә үзәге булган. Без дә ерак әби-бабайларыбызны һәм аларның балалары мәш килеп эшләп йөргән вакытларны күз алдына китереп, күңелебездән яхшы теләкләр теләп күзәтеп йөрдек.
Без табылдык әйберләр, кабер ташлары, борынгы эш кораллары, савыт-саба һәм башка бик күп төрле әйберләр белән таныштык. Танышуыбызны шактый читтә зәвык белән төзелгән икмәк музее комплексы һәм тирә-юньгә нур сибеп торган Ак мәчет янында тәмамладык .Рәхәтләнеп ял итеп, исән-сау үзебезнең туган ягыбызга барыбыз да бик канәгать булып кайтып җиттек.
Әлеге сәяхәтне оештыруга ярдәм иткән мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс Эмир улы Халиулловка, мәктәп директоры вазыйфасын башкаручы И. А. Хөсәеновка, автобус белән ярдәм күрсәткән Иске Шәйиорза урта мәктәбе директоры И.А. Халитовка, матди ярдәм күрсәткән авылдашыбыз Т.А.Мөхәмәтҗановка, безне исән-имин юлда йөрткән шоферыбыз Фәрит абыйга барыбыз исеменән бик зур рәхмәт җиткерәбез!
Источник: 8 нче сыйныф укучысы Рузилә Исхакова
К списку новостей