Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Мәктәптә- Белем көне
Опубликовано: 01.09.2011
1 сентябрь- Белем бәйрәме һәр сыйнйфта “Чисталык- сәламәтлек нигезе” темасына дәресләр үткәрү белән башланып китте.
Нәкъ сәгать 10 да барлык укытучылар, укучылар, ата-аналар, кунаклар танталы линейкага җыелды. Хусаинов Ильдар Абзалович бәйрәмне ачык дип беледереп, котлау сүзләрен җиткерде.
Мәктәп директоры Исхаков Наиль Летфуллович үзенең чыгышында1 сентябрь- иң матур бәйрәмнәрнең берсе икәнлегенә күрсәтте. Ул мәгариф системасының елдан-ел камилләшүе, “Безнең яңа мәктәп” белем бирү концепциясе өстенлекләре, “Бәләкәч” һәм “Киләчәк” яңа проектлары укытучыларны һәм тәрбиячеләрне кызыксындыру чаралары хакында сөйләде. “Иң яхшы укытучы” грантына ия булган укытучыларны тәбрикләде. Мәктәптән лаеклы ялга китүче Хуснетдинов Рифкать Аллямович, Шайдуллина Фардания Минзагитоваларга гаилә бәхете, саулык теләде.
“Мәктәбебез укучылары БДИ сынауларын уңышлы үтеп, барысы да югары һәм урта белем бирү уку йортларына уңышлы үтте”- дип куандырырлык фактлар китерде.
“Инвест-агро” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, район советы депутаты Ахатов Рәмис Идрисович, район администрациясе вәкиле, районның“Коммуналь челтәрләр” җәмгыяте җитәкчесе Хисамов Рамиль Мидехатович, районның ЮХИДИ оешмасы җитәкчесе Гайниев Фәнис Хамидович, Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы Хөсәенов Сәхаветдин Абзалович, “Чүпрәле” агрофирмасы вәкиле Аббазова Фирүзә Ибрагимовна котлау сүзләре белән чыктылар, мәктәпкә һәм 1 сыйныф укучыларына үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Ветеран укытучылар Салахова Рәмзия Вахитовна һәм Айзятова Зөһрә Әхмәтгәрәевна дөньяларның тыныч булуын, уку елының исән-имин, уңышлы үтүен теләделәр.
Беренче һәм унберенче сыйныфлар сценарий барышында матур теләкләрен җыр һәм шигырь юллары аша җиткерделәр.
Соңыннан беренче кыңгырау тавышы укучыларны Белем иленә чакырды.
Источник: Рәмзия Исхакова
К списку новостей