Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Җиңү көне
Опубликовано: 10.05.20119 май- Җиңү көненә багышланган тантана мәктәп директоры Наил Исхаковның митингны ачык дип белдереп, җыелган халыкны бәйрәм белән котлавыннан башланып китте. Нурфасих мәчете имам-хатыйбы Фәргать Камалетдинов үзенең чыгышында: "Ходай Тәгалә ачлык һәм сугыш михнәтләрен бүтән күрсәтмәсен",-диде. Тәбрикләү сүзләрен Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы Сәхауетдин Хөсәенов, районнан килгән вәкил Айрат Субаев, ветераннар советы рәисе Ахать Иматдинов дәвам итте. Сугыш ветераны Фәтих Исхаков чыгышын тыңлаганда күзләребез яшьләнде.
Мәктәп укучылары, Фәридә Әсадуллина җитәкчелегендә, "Беркем дә онытылмый" исемле әдәби-музыкаль чыгыш ясады. Авылыбызның традициясенә әйләнгән укучылар парады беркемне дә битараф калдырмагандыр. Аны әзерләүдә Рөстәм Халилов зур тырышлык күрсәтте.
Якты киләчәгебез өчен үзләренең гомерен биргән авылдашларыбызны искә алып веноклар куелды.
Соңыннан бәйрәм концерты башланды, ә сугыш һәм тыл ветераннары чәй табынына чакырылды.
Митингның һәрбер өлеше күңелне тетрәндергеч булды.
Источник: Р. Исхакова
К списку новостей